Accessibility links

Кайнар хәбәр

Боржоми Русия базарына кайтарыла


Грузиянең Боржоми минерал суы җиде елга сузылган тыюдан соң яңадан Русия базарына чыгарыла.

Роспотребнадзор башлыгы Геннадий Онищенко Боржоми Русиядә яңадан теркәлде һәм Русиягә минерал су китерә башлый ала, диде.

Узган айда Роспотребнадзор Русиядә Грузия шәрабларын сатуны да рөхсәт итте.

Русия белән Грузия арасында сәяси мөнәсәбәтләр кискенләшкән чорда, 2006 елда Роспотребнадзор Грузия шәраблары һәм минерал сулары сәламәтлеккә зыянлы дигән сылтау белән аларны тыйган иде. Грузиядә узган парламент сайлавында оппозиция җиңгәннән соң Роспотребнадзорның фикере үзгәрә башлады.
XS
SM
MD
LG