Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар иле" ниһаять әзер дип игълан ителде


17 апрель узган хөкүмәт утырышында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков төп эшләрнең тәмамлануы турында белдерде. "Татар иле" социаль челтәре җитәкчесе Раил Гатауллин Азатлыкка проектның бүгенге хәле турында сөйләде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Прагага сәфәре вакытында "Татар иле" проектының әле дә эшләп китә алмавы турында ярым шаярып әйткән сүзләреннән соң күп тә үтмәде, проектның әзер булуы турында хәбәр ителде.

"Татар иле" дип аталган социаль челтәр башта 2011 елда ачыла дип вәгъдә ителгән иде. Соңрак ул 2012 елның апрель аена, Тукай көненә кичектерелде. Анда да ачылмаган проектны 2012 елның декабрендә татар корылтае көннәрендә ачарга вәгъдә иттеләр. Корылтайда тәкъдим итү чарасы булды, әмма проект тулы көченә эшләп китә алмады. Ике ай элек Татарстан хөкүмәте "Татар иле"н тернәкләндерүне "Татмедиа"га тапшырганнан соң аны ачу көне итеп 31 март билгеләнгән иде.

17 апрельдә хөкүмәттә узган утырышта премьер-министр Илдар Халиков төп эшләрнең тәмамлануы турында белдерде. "Татар иле" җитәкчесе Раил Гатауллин бу көннәрдә проект тулы көченә эшли башларга әзер булачак, ди.

– Без беренче этапта планлаштырылган бөтен эшләрне эшләп бетердек. Берничә көн элек кенә проект кысаларында татар телен өйрәнү програмын әзерләп тапшырдык. Аны кулланучыларга күрсәтергә кирәк, алар проектта ниләр булганын әле белми бит. Проект турында барлык мәгълүматны шушы шимбә-якшәмбе әзерләп бетерермен, дип уйлыйм. "Татар теле" бүлеген ачар өчен соңгы әзерлек эшләре бара. Бик зур, күләмле проект булды бу. Без аны социаль челтәр базасында эшләдек, ягъни кулланучы керә икән, анда аралашып, дуслар табып, төркемнәрен, яңалык каналларын булдыра ала. Мисал өчен, Шәһри Казан, Ватаным Татарстан һәм башка шундый төркемнәр кебек, кулланучыларны җыеп үз хәбәрләрен аларга тараталар, "Татар Иле" дә шундый яңалыклар каналы булдырырга мөмкинлек бирә. Төрле татар оешмалары, шул ук Чехия татарлары, Америка татарлары, Төркия татарлары үз төркемнәрен булдыра ала. Мәсәлән, Япония төркеме матур гына эшләп китте, ул төркемне Юто исемле егет алып бара. Үзбәкстан татарлары, Оренбур татарлары үзләренең төркемнәрен ясый башладылар, эш җанланып китте.

– Ачып карашка беренче биттә мәгълүмат аз кебек. Теркәлү тагын өстәмә мәгълүмат алу хокукын бирәме әллә?

– Барлык мәгълүмат ачык, спектакльләр, мультфильмнарны карап була, аның өчен теркәлергә дә, акча түләргә дә кирәкми. Фикер калдырасы булса инде теркәлергә кирәк. Федераль кануннар нигезендә теркәлгәндә кеше исемен һәм электрон адресын күрсәтергә тиеш, исеме башкаларга күренсә, электрон адрес яшерелгән була, аны администратор гына күрә, ул аны хәбәрләр, искәртүләр җибәрү өчен генә куллана ала, без дә шул канун нигезендә эш итәбез.

– Башка челтәрләрдә "яшәгән", дуслар тапкан татарлар "Татар ил"енә тагын нәрсә эзләп керә ала? Керәчәкме анда халык?

– "Татар иле" бит ул социаль челтәр генә түгел, проект кысаларында татарлар өчен бик күп төрле эшләр башкарыла. Татар иле кысаларында без "В Контакте" челтәрен тулысынча татарчага тәрҗемә иттек. Смартфоннарның операцион системнарын тәрҗемә иттек, "Facebook" челтәрен тәрҗемә иттек. "Татар иле" татар интернетына кереп китү өчен үзәк бер урын булачак. Әгәр дә кулланучы каядыр бара икән, ул шул төбәк татарлары турында анда укый ала, алар белән элемтәгә керә. Һәр төбәктә Татар конгрессының вәкилләре бар, аларны да шунда табып була. Мәсәлән, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Тукай турында, шәһәр, авыллар турында мәгълүмат кирәк икән, ул энциклопедиягә керә. Мәдәнияте, сәнгате белән кызыксына икән, спектакль, татар концертлары карарга җыена икән - видеогалереяга керә. Хәзерге вакытта фотогалереяда татар рәссамнары бар, Бакый Урманчы сыннары, Харис Якупов рәсемнәре һәм башкаларныкы бар.

– Татар иленең смартфоннар өчен телефон версиясе булачакмы?

– Бу беренче этапта каралмаган иде, без аны икенче этапка язып куйдык. Быелның ахырында-киләсе ел башында булыр, дип планлаштырабыз. Хәзерге вакытта без компьютер, ноутбуклар аша керүне планлаштырдык.

– Татар иле проекты җәнҗаллы булды. Аны әзерләүчеләр арасында каршылыклар булып алды. Төрле якка тартучылар әле дә бармы?

Хәзерге вакытта проектны тулысынча күзаллау бар, бернинди дә тарткалашулар юк. Берләшеп эшләгәндә генә эшләп булганын аңладык, моны барыбыз да бик яхшы беләбез. Каршылыклар юк. Хәзер иң мөһиме проектны ныгыту, халыкка таныту. Без эшләгәннең файдасы халыкка барып җитәрлек булсын иде.

– Ничә кеше катнаша бу проектта?

– Энциклопедия өлешен аерым Энциклопедия институты хезмәткәрләре эшли. Китапханәне алсак, анда китапларны эшкәртергә, компьютерга күчерергә, төзәтергә кирәк. Анысы икенче юнәлеш. Яңалыкларны әзерләүчеләр, фотографлар бар. Без санаганда 80ләп кеше килеп чыккан иде.
XS
SM
MD
LG