Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәки Зәйнуллинны кулга алырга килгәннәр


Зәки Зәйнуллинның өенә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килде. 23 апрель, 2013
Зәки Зәйнуллинның өенә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килде. 23 апрель, 2013

Экстремизмга каршы тору үзәгеннән ике полиция хезмәткәре техник фәннәр докторы, пенсиядәге полковник, җәмәгать эшлеклесе, язучы Зәки Зәйнуллинның өенә килеп тикшерү эшләре өчен алып китәргә теләгән. Зәйнулинның хәле бик нык начарайган, улы Зөфәр ашыгыч ярдәм чакырган.

Казан вакыты белән 13 сәгатьтә Зәйнуллинның өендә табиблар, ә урамда әлеге ике полиция хезмәткәре иде. Бу хакта Азатлык радиосына Зәйнуллинның улы Зөфәр әфәнде белдерде.

Аның әйтүенчә, полиция хезмәткәрләрен алар өйләренә кертмәгән. Әтисе "Миңа татарча язылган күрсәтмә китерегез, мин аннан соң гына сезнең кәгазьне укыячакмын", дип белдергән. Зөфәр әфәнде әйтүенчә, полиция хезмәткәре бик дорфа итеп "Сез русча укый белергә тиеш", дигән. Әлеге сөйләшүләр барган вакытта Зәйнуллинның кисәк хәле авыраеп киткән. Табиблар чакырганнар.

Урамда торган полиция хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктагач та андагы хезмәткәрләр белән сөйләшә башлаган. Зөфәр әфәнде әйтүенчә, алар табибларга басым ясарга теләгән. "Без аны алып китәргә тиешбез диде алар", ди Зөфәр.

Аның сүзләренчә, әтисен сорау алырга дип алып китеп ябып бер-бер ни эшләтеп куюлары да бик мөмкин.

Казан вакыты белән 16 сәгатьтә Азатлык Зәки Зәйнуллин белән янә бәйләнешкә керде. Зәйнуллин сүзләренчә, полиция хезмәткәрләре көне буе диярлек аларның өйләре янында торган, кичкә таба гына кайтып киткәннәр.

"Ашыгыч ярдәм табиблары да янымда озак кына булды. Алар, мине күчереп йөртергә ярамый, йөрәге туктарга мөмкин, дип әйткәч кенә полиция хезмәткәрләре китте. Мин аларга үземнең ике операция ясатуымны әйтеп карыйм, әмма алар уйлап та бирмиләр, безгә сезне китерергә дип фәрман бирелгән, әйдәгез, киттек, дип өзмиләр дә куймыйлар. Әгәр мин үлә калсам, дип әйтәм. Бу безгә кагылмый, дип тик торалар.

Мин бүген аларга үземнең хокукларымны яклап каршылык та күрсәтеп алдым. Мине гаепләүне татарча язып алып килегез, бездә татар теле - дәүләт теле, мин татар телендә, дәүләт телендә җавап бирергә телим, дидем. Алар: "Фәрман бар, менә монда кул куегыз, сезгә бернинди татар теле дә булмаячак", диләр. Мин аларга Русия һәм Татарстан конституцияләре нигезендә бары тик татарча гына җавап бирәчәкмен, дидем", ди Зәйнуллин.

"Звезда Поволжья" газетында Зәйнуллинның "Русия татар күзлегеннән" дип аталган мәкаләсе басылган иде. Автор бу язмасында Русиянең бүгенге хәлгә төшү сәбәпләрен ачты. Илдәге тәртипсезлек һәм иң яман күренешләрне 12 кисәккә бүлеп күрсәтте ул.

Шуннан соң Зәки Зәйнуллин өстеннән тикшерү башланды. Тикшерү комитеты Русия җинаять кодексындагы 282-нче маддәнең беренче бүлеге нигезендә эш ачты. Зәйнуллин үзенең канун бозмавын һәм хаклык өчен ахырга кадәр көрәшәчәген белдереп Татарстан прокурорына шикаять язды.

5 апрельдә Татар җәмәгатьчелеге Зәйнулинны яклап пикет үткәрде. Бу чарага галим үзе дә килгән иде.
XS
SM
MD
LG