Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә сөрген корбаннарына һәйкәл куелырмы?


Ленин бакчасында 90нчы елларда сөргендәге кырымтатарларга куелган хатирә ташы
Ленин бакчасында 90нчы елларда сөргендәге кырымтатарларга куелган хатирә ташы

Акмәчеттә халык арасында сөрген корбаннарына һәйкәл кую кирәкме дигән сораштыру үткәрелә башлады. Шулай ук анкетада репрессиягә дучар булган һәммә халыкларга һәйкәл куелырга тиешме һәм ул кайда урнашырга тиеш дигән сорау да бар. Сораштыруны Акмәчетнең үзәк урыннарында волонтерлар үткәрә. Бу башлангыч Акмәчет шәһәр шурасыныкы һәм моңа махсус анкета да әзерләгән.

Сорашу үткәргән волонтерлар әйтүенчә, кешеләрнең күпчелеге һәйкәлнең куелуына уңай карый. Сорауларга инде ике мең кеше җавап биргән. Һәйкәлне кую инициативасы белән Кырым министрлар шурасы рәисе Анатолий Могилев март аенда чыккан иде. Ә Кырымның милләтләр һәм сөргенгә дучар булучылар эшләре комитеты иң яхшы һәйкәл проектына бәйге дә игълан итте. Бәйге 18 майга хәтле тәмамланырга тиеш.

Шәһәр хакимиятенең мондый сорашу оештыруын Мәҗлес рәисенең урынбасары Рифат Чубаров тәнкыйтьләп чыкты. "Ул әзерләнгән сораулар, анкета оештырылуы шәһәр хакимиятләренең сорашу үткәрү имитациясе. Сорауларның нәтиҗәләрен алдан ук ниндидер әһәмияткә ия булачагы, алар тулаем җәмәгатьчелекнең фикерен күрсәтәчәге шикле. Сорауларның берсе дә сөргенгә дучар булган кырымтатар халкы корбаннарына һәйкәл яки монумент куелу, бөтен бер халык үз иленнән куылуын һәм ул ярты гасыр сөргенлектә яшәргә мәҗбүр булганын күз алдына китертә алмый. Бәлки сорауларны оештыручылар аның нәтиҗәләрен киләчәктә кулланып кырымтатар халкының сөрген корбаннарына монумент торгызуына каршы чыгарга ярдәм итәчәк дип уйлыйлардыр", диде ул.

Шулай ук бу монумент репрессиягә дучар булган һәммә халыкларга куелырга тиешме дигән сорау белән хакимият милләте буенча Кырымнан сөрген ителгәннәрне күрмәмешкә салышып, бу сөргеннең фаҗигале нәтиҗәләреннән җәмәгатьчелекнең фикерен башка якка бора.

Рифат Чубаров
Рифат Чубаров
"Әйе, 1920-30 елларда булган репрессияләр Кырымда яшәүчеләрнең бөтенесенә дә кагылды. Советлар берлеге заманында сәяси репрессияләргә дучар булганнарның хатирәсе мәңгеләштерергә кирәк. Ләкин сөрген, сәяси репрессияләрнең корбаннарына һәйкәл кую - бу шул корбаннарның хатирәсенә әдәпсезлек күрсәтү түгелме?

Акмәчет шәһәр хакимияте яхшы эш эшлибез дип сөргенгә дучар булган кырымтатар халкына, әрмән, болгар, алман, грекларга һәм сәяси репрессияләр корбаннарына, тулаем Кырым җәмгыятенә нисбәттән хөрмәтсезлек күрсәтте. Алар моны аңлы һәм ерак планнарны күз алдында тотып эшләделәр. Кырымтатарлары инде 90-нчы елларда ук сөрген корбаннары истәлегенә куелачак урынны билгеләделәр. Бу һәйкәл бөтен исламның кагыйдә, шартлары буенча Акмәчетнең тимер юл вокзалы янындагы скверда торгызылачак. Нәкъ менә бу урында сөргендә вафат булганнарның рухына һәм Икенче дөнья сугышы батырларына һәйкәл торгызылачак", диде Рифат Чубаров Акмәчет шәһәр хакимияте оештырган сорауларга бәя биреп.

Чыннан да, Рифат Чубаров әйткән тимер юл вокзалы янындагы Ленин исемендәге бакчада инде 90нчы елларда ук кырымтатарлар хатирә ташын урнаштырып, аның өстенә "Бу җирдә сөрген корбаннары истәлегенә һәйкәл торгызылачак" дип язылган иде, чөнки 1944 елда кырымтатарларны бу тимер юл вокзалында җыеп сөргенгә җибәргәннәр. Һәр ел 18 майда төрле регионнардан килгән кырымтатарлар бу урында җыелып дога кылалар, аннары Акмәчет урамнары буйлап үзәк мәйданда йөреш ясыйлар.

Кырым министрлар шурасы рәисе А.Могилевның сөрген корбаннары истәлегенә һәйкәл кую инициативасы Мәҗлестә баштан ук шик тудырган иде. Һәйкәл проекты бәйгесе 18 майга кадәр тәмамланырга тиеш. Рескомнац бу проект өчен 50 мең гривня аерачагы мәгълүм. 18 майга кадәр бу мәсьәләдә үзгәрешләр булырмы-юкмы, вакыт күрсәтер, ә менә Акмәчет урамнарында үткәрелгән сорауларның нәтиҗәләре әле игълан ителмәде.
XS
SM
MD
LG