Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар иле" турында гайбәтләрне онытыйк"


"Татар иле" челтәре рәсмән тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:33 0:00

"Татар иле" челтәре рәсмән тәкъдим ителде

25 апрельдә "Татмедиа" оешмасында "Татар иле" социаль челтәрен тәкъдим итү чарасы үтте.

Проект җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренә караганда "Татар иле"нең төп өлешен "Аралашу" бүлеге алып тора. Cәхифәдә шулай ук каталог, энциклопедия, китапханә, истәлекле көннәр, татар конгрессы, яңалыклар, сораштыру, аудио, видео, фотогалерия бүлекләре дә бар. "Татар теле" бүлегендә татар теленә онлайн укыту системасы бар, ләкин анда башта теркәлергә кирәк.

Матбугат очрашуында журналистлар оештыручыларга бу челтәрнең гамәлгә куелуы берничә тапкыр вәгъдә ителеп тә кичектерелүе, аңа бирелгән зур акчалар тирәсендәге җәнҗалның Татарстан президенты каршындагы коррупция комитеты тарафыннан тикшерелү нәтиҗәләре турында да сорады. Сорауга җавап итеп Татарстан министрлар кабинетының телләрне үстерү бүлеге җитәкчесе Фирая Шәйхиева бу эш хәзер берничә оешмага тапшырылды, яңа экспертиза нәтиҗәсендә аны финанслау мәсьәләсе чишеләчәк, диде. Хөкүмәт вәкиле төгәл саннар китермәде.

"Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина "бу проектны тормышка ашыру ничек кенә кытыршы барса да, нәтиҗәнең уңай булуын күрми калырга ярамый" дип белдерде. "Эш барышында нәтиҗәләр күренмәде һәм бу имеш-мимеш, гайбәтләргә сәбәп булды", диде "Татмедиа" вәкиле һәм журналистларга мөрәҗәгать итеп, "бу гайбәтләрне онытырга, эшләнгән эшкә уңай нәтиҗә бирергә" үтенде. Ике ай элек Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Нурия ханым "Татар иле" челтәрен "үле туган проект" дип атаган иде һәм бу эшне элекке башкаручылардан алып "булдыра алганнарга" тапшырырга кирәк дигән иде.
XS
SM
MD
LG