Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хыдырлез" кырымтатар бәйрәмен кайчан үткәрергә?


"Бәйрәмгә бару". Кырымтатар рәссамы Ирфан Нафиев рәсеме
"Бәйрәмгә бару". Кырымтатар рәссамы Ирфан Нафиев рәсеме

Кырым хакимиятләре белән Милли мәҗлес арасында яз бәйрәмен билгеләү көне тирәсендә каршылыклар чыкты.

Инде өченче тапкыр үткәреләчәк Бөтенкырым "Хыдырлез" бәйрәменә Кырым Министрлар шурасы (Совмин) Кырымның өч районында Судак, Кизләү (Евпатория). Акмәчет (Симферополь) районнарында 10, 11, 12 май көннәре үткәрергә дигән карар алды. Ә Мәҗлес исә бу бәйрәмне элекке елларда кебек 6 майда бер урында - Бакчасарай-Акмәчет юлының 25нче чакрымында үткәрергә җыена һәм бу бәйрәмне үткәрү буенча оештыру комитеты төзеде.

Кырымтатар Мәҗлесе хөкүмәт үз карарын кырымтатарлары күп итеп бер урында җыелмасын өчен алган дип фаразлый. Чыннан да, "Хыдырлез" яз бәйрәменә 2011, 2012 елларда 20-25 мең кырымтатары җыелган иде. Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Рефат Чубаров хакимият карарын тәнкыйтьләп Совмин халыктан сорамыйча кырымтатарлар милли бәйрәмнәрне ничек үткәрергә тиешлеген күрсәтергә маташа, диде.

Совмин күрсәткән даталар да һич бәйрәм даталары түгел, чөнки 10 май көне 1944 елда Сталинның өстәленә кырымтатарларны Кырымнан сөрген итү карары куелган, 11 майда кырымтатарларны сөрген итү хакында ГКОнын (Саклану комитеты) карары имзаланган, ә 12 майда Кырымнан кырымтатарларны сөрген итү чараларына әзерлек башланган. "Совмин шундый коннердә кырымтатарларга бәйрәм итәргә тәкъдим итә," диде Чубаров Азатлык радиосына.

Халык традицияләре буенча "Хыдырлез" бәйрәме май аеның беренче атнасында үткәрелә. Өйдә пешерелгән калакай (түгәрәк ипи) бәйрәм аланында тәгәрәтелә. Ул аскы ягы белән җиргә, өске ягы белен күккә карап ятса - бу ел бәрәкәтле, уңышка бай ел булачак, дип исәпләнә. "Хыдырлез" сүзе ике мөселман изгесе - Хыдыр һәм Ильяс исемнәреннән килеп чыга. Алар җирнең ике тарафыннан килеп очрашкач "Хыдырлез" бәйрәме башлана.

Совмин бу бәйрәмне үткәрү өчен төрле регионнарда яшәгән кырымтатарларга бер урынга җыелырга авыр булачак, дип аңлата. Ләкин 2011, 2012 елларда шул ук Совмин карары белән Бөтенкырым "Хыдырлез" бәйрәме нәкъ менә шул Бакчасарай-Акмәчет юлының 25 нче километрында, бер урында үткәрелгән иде. Бу хакта 172нче карар Совмин рәисе Василий Джарты булганда кабул ителгән иде. Джарты Кырымга Макеевкадан килсә дә ул Кырымнан XVIII гасырда Мариупольгә Екатерина патшабикә карары белән чыгарылган татарлашкан греклардан (урумлар) иде. Ә инде Джарты 2011 елда вафат иткәннән соң Совмин рәисе итеп Могилев куелгач Мәҗлес һәм Кырым хакимияте арасында мөнәсәбәтләр начарайды һәм алар юк дәрәҗәдә дияргә мөмкин.

"Хыдырлез" бәйрәмен үткәрү буенча бөтен чыгымнарны, оештыру эшләрен кырымтатар эшкуарлары һәм Бакчасарай район администрациясе (рәисе кырымтатары Ильми Умеров) үз өстенә алдылар, диде оештыру комитеты рәисе Мәҗлес әгъзасы Әминә Авамилева. Бәйрәмдә ат чабышы урынына конкурс ярышы, Көрәш федерациясе билбау көрәше ярышын үткәрәчәк. Һәрбер район үзенең бер чатырын куячак. Кырымтатар остаханәләре эшләп чыгарган милли уенчыклар, көмеш бизәкләр, балчыктан ясалган милли савыт-саба, чигелгән яулыклар, кисетлар, күлмәкләр, баш киемнәре ярминкәсе уздырылачак, балалар өчен аттракционнар, төрле кырымтатар ансамбльләренең, артистларның чыгышлары булачак. Киевтан Украина халык артисты, опера җырчысы Феми Мустафаев, "Новая волна-2010" (Юрмала) ярышының җиңүчесе Җамала, Кырымнан гитарачы Украина халык артисты Әнвәр Измайлов, "Кырым", "Хайтарма" дәүләт ансамбльләре, Мелитопольдән кырымтатар ансамбльләре һәм башкалар чакырылган. Мариупольдән бу бәйрәмгә татарча сөйләшкән урумлар (татарлашкан греклар) делегациясе дә килергә әзерләнә, Бөтендөнья кырымтатар конгрессы исә кырымтатар диаспорасы вәкилләренә чакырулар җибәргән. "Хыдырлез" бәйрәменә Акмәчеттән, Бакчасарайдан махсус автобус маршрутлары оештырыла. Бәйрәмдә алкоголь сату тыелган.

Мәҗлес бөтен көчен куеп "Хыдырлез" яз бәйрәмен 6 майда үткәрергә әзерләнә. Хөкүмәт өч районда оештырырга әзерләнгән "Хыдырлез" бәйрәменә халык җыелырмы, юкмы - вакыт күрсәтер. Шулай итеп, хакимият һәм Мәҗлес арасында булган низаг инде сәясәткә генә тугел, милли бәйрәмнәргә дә кагыла башлады.
XS
SM
MD
LG