Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаилә мәчете: "Безнең үз имамыбыз бар"


Гаилә мәчете шундый булачак
Гаилә мәчете шундый булачак

Казанда Универсиадага ачылырга тиешле Гаилә мәчете имамы итеп Рамил хәзрәт Юнысны кую ихтималлыгы турындагы хәбәрләрне әлеге мәчет төзелешен башлап йөргән Хатыйп хәзрәт кире какты.

Казанның Азино ягында төзелүче ике катлы Гаилә мәчетенең тышкы эшләре инде тәмамланган. Әлеге эшләрне мөселманнар нигездә сәдака акчасына башкарды. Хәзер эчке ягын эшләү өчен Казан мэры Илсур Метшин ярдәмендә эшчеләр китерелгән. Мәчетне Универсиадага ачу күздә тотыла. Бу хакта әлеге эшләрне башлап йөрүче мәчетнең имамы Хатыйп хәзрәт Бикмөхәммәтов белән сөйләштек.

- Хәзрәт, мәчет ничәнче елда төзелә башлаган иде?

- 2006 елда нигезе салынды. Эшләрне без сәдака акчасына башладык. Нигезен салуга 400 мең сум акча китте. Аннары баганаларын күтәрдек. Подвалын, беренче катын салдык. Ул ике катлы, ә подвалын да кертсәк өч катлы була. Сәдака акчасы белән ул эшләрне бетерә алмаячакбыз. Хәзер инде калган эшләрне Казан башлыгы Илсур Метшин үз өстенә алды. Күп эшчеләр китерелде. Безнең намазга йөрүче халык ул эшчеләрне ашата.

Мин шушы мәчет өчен җирләр алган кеше. Хәзер яшем 80нән узып бара. Шуңа күп эшләр эшли алмыйм.

- Сездән башка анда тагын берәр имам бармы?

- Әйе. Безнең Илнар хәзрәт Зиннәтуллин бар. Аңа бары 30 яшь кенә булса да, бик белемле. Гарәпләр белән дә әйбәт сөйләшә. Без монда никахлар да укыйбыз, балаларга исемнәр дә кушабыз, кирәк икән, өйләргә мәҗлесләргә дә барабыз. Илнар хәзрәт барысын да булдыра. Мәчеткә төп имам итеп шуны куячакбыз.

- Соңгы вакытта мөселманнар арасында имам вазифасына Рамил хәзрәт Юнысны куялар икән дигән сүзләр таралды.

- Безнең ризалыктан башка гына куймаслар.

- Без дигәндә сез кемне истә тотасыз?

- Мәхәлләне. Хәзер без бер йортның өченче катында җыелабыз. Бүген җомгага йөзләгән кеше килде. Мәчетнең эшләре бетүгә анда күчәчәкбез.

- Сезнең үзегезгә Рамил хәзрәтне куярга мөмкиннәр дип әйткәннәре булмадымы?

- Юк.

- Димәк, бу хакта беренче ишетәсез?

- Ишетүен-ишеттем анысы. Рамил хәзрәт ул монда килмәячәк. Кешебез булмыйча тәкъдим ясасак, килергә мөмкин, ә болай ул оятсыз кеше түгел. Кеше урынына килмәячәк. Аның үзенең дә бу хакта сүз кузгатканы булмады. Бер өч көн элек намазга килгән иде, сөйләшеп утырдык. "Сине җибәрделәр мәллә?" дип тә сорадык. "Юк, узып барганда кердем", диде. Безнең белән намаз укып китте. Илнар хәзрәт укытты, Рамил гади кеше кебек безнең белән бер рәттә басып укыды.

Рамил хәзрәт дөнья күргән кеше аңа урын булыр ул. Аннары өстән безне кыса алмыйлар, мин бит бу эшне үзем башлап җибәргән кеше. Илнар хәзрәтне үзем башка мәчеттән чакыртып алдым. Аннары күптән түгел Метшин килгәндә дә безнең хәзрәт турында сорашты, аның белән танышты. Мондагы мәхәллә халкы инде имам итеп аны куярбыз дип тора. Исәнлек булса, мин аның урынбасары булырмын. Әлегә җаваплы эшләргә мине йөртәләр.
XS
SM
MD
LG