Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар түрәсенә читтәге милләттәшнең кайтуы кирәкми"


Татарстанга читтән күчеп кайтучылар торак таләп итеп пикет та оештырган иде
Татарстанга читтән күчеп кайтучылар торак таләп итеп пикет та оештырган иде

Нижневартовскидан Татарстанга кайтып урнашкан мөселман гаиләсен районнан китүләрен таләп иткәннәр. Республикага читтән элегрәк кайткан татарлар да төрле авырлыкларга очрауларын әйтә.

Ике кечкенә балалы Ишкулиннар гаиләсе Нижневартовскидан Аксубайның Ибрай авылына узган елны кайтып урнашкан. Күптән түгел гаилә башлыгы Зөфәрне район эчке эшләр идарәсенә чакыртканнар.

"ГолосИслама.ru" сәхифәсе язуынча, ул анда хатыны белән барган һәм аларны төрле бүлмәләргә кертеп ислам динен кабул итүләре, Нижневартовскида кемнәр белән аралашулары, Хизб ут Тәхрир һәм исламдагы башка дини юнәлешләр турында сорау алганнар. Әлеге сорау алудан соң, Сруров дигән кеше районнан китүләрен таләп иткән, юкса төрле күңелсез хәлләр килеп чыгу ихтималлыгы белән кисәткән.

Зөфәр Ишкулин
Зөфәр Ишкулин
Ике бала анасы Рамилә Азатлыкка бу хакта сөйләүдән баш тартты. "Соңгы көннәрдә әле шалтыратканнары юк. Мин бу хакта сөйләшергә теләмим", диде ул.

Ерактан Татарстанга кайтып урнашкан гаиләнең барыр җире юк, шуңа алар тавыш чыгармый тыныч кына яшәү яклы, күрәсең.

Гомумән, читтән Татарстанга күченеп кайтучы татарларның күпчелеге төрле авырлыкларга очрауларын яшерми. Русия президентының ватандашлар белән эшләү турында махсус фәрманы чыкса да, күчеп кайтучы татарларга аннан ярдәм булмаган.

Үзбәкстаннан Казанга күченеп кайткан Айрат Хәтмулла әйтүенчә, Татарстанда татарларны беркем дә көтми.

“Русиядәге ватандашлар програмы гомумән эшләмәде һәм эшләми. Кайтучыларны беркем дә шатланып каршы алмады. Кайберәүләр ирексездән күчеп кайтучылар исеменә лаек булса да, 15-20 ел дәвамында аларга бернинди мөнәсәбәт үзгәрмәде. Хәтта түрәләрдән “ник кайттыгыз?” дигән сүзне дә ишетергә туры килә”, ди ул.

Айрат Хатмулла
Айрат Хатмулла
Хәтмулла сүзләренчә, хәтта читтән кайтканнарга пенсияне дә Русия ватандашларына караганда күпкә кимрәк бирәләр. Ул моның сәбәпләре билгесез булуын әйтте. Ләкин күчеп кайтучыларны иң борчыганы - ул торак мәсьәләсе. Бу нисбәттән алар инде элек каршылык чаралары да оештырды, әмма аның да файдасы булмаган.

“Бүгенге көндә ирексездән күчеп кайтучы 284 кеше торакка чират тора. 10 ел дәвамында чират кимеми. Үткән елны, мәсәлән, Татарстанга 49 торак таныклыгы бирелгән булса да, хәбәр итүләренә караганда нибары 17сен генә кешеләргә генә бирә алганнар, калганы кайда киткәнен беркем дә белми. Бу сер итеп саклана. Әлеге эш белән башта федераль миграция хезмәте шөгыльләнде. Хәзер ул хезмәт эчке эшләр министрлыгына карый башлагач аның дәрәҗәсе төште һәм кем контрольдә тотуы сизелми. Аннары торак таныклыгын бүлүне төзелеш һәм коммуналь хуҗалык министрлыгы үз өстенә алды. Әлеге министрлык аркылы үткәннән соң, районнарга бүлеп бирелә, анда күпме югалганы тагы күренми. Бу махсус эшләнә. Шул рәвешле фатир мәсьәләсен яшереп калырга була”, дип саный ул.

Хәтмулла бу хакта прокуратурага язылган хат та җавапсыз калуын әйтә.

“Дәгъва итүнең файдасы юк. Җәмгыяте шундый. Аннары ни өчен татарлар Татарстанга кайтмыйлар дигән булалар”, ди ул.
XS
SM
MD
LG