Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида "Азия чибәре" бәйгесе үтте


Уртада - бәйгенең җиңүчесе Айгирем Абҗанова, уңда - Наилә Абдуллина
Уртада - бәйгенең җиңүчесе Айгирем Абҗанова, уңда - Наилә Абдуллина

Майның озакка сузылган ял көннәренең ахырында Омскида "Азия чибәре-2013" бәйгесе үтте. Бәйгене Омскиның шәһәр казакъ милли-мәдәни мохтарияты оештырды, иганәчесе – "Арман" мәдәни-ял үзәге булды.

Бәйгедә унике кыз катнашты. Аларның унбере казакъ милләтеннән иде, һәм бердәнбер татар кызы – "Умырзая" татар-башкорт фольклор ансамбле биючесе, "Ялкын" яшьләр оешмасы җитәкчесе Наилә Абдуллина булды.

Бәйгенең програмы гади генә итеп төзелгән иде. Кызлар җыр-биюдә һәм чибәрлектә көч сынашты. Аларның кайсылары русча, казакъча яисә инглизчә җырлады, кайсылары милли яисә замана биюләре башкарды, чибәрлекләрен кичке күлмәкләрдә "дефиле"дә күрсәттеләр. Наилә "Умырзая" ансамбле биючеләре белән бергәләп шаян башкорт биюе башкарды. Кызларның бу биюләре көчле алкышларга күмелде.
Башкорт биюе. "Умырзая" ансамбле
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:12 0:00

Бәйгенең ике шарты да үтәлгәч нәтиҗә ясалды. Җиңүче кыз исеменә Айгирем Абҗанова исемле кыз лаек булды. Наилә Абдуллинага "Сокландыргыч кыз" исеме бирелде. Башка кызларга "мөлаем", "серле", "зифа буйлы", "сокландыргыч" кебек, хәтта "интернет кыз" исемен дә бирделәр.

Мондый бәйгеләрне казакъ милли-мәдәни мохтарияты дүртенче ел рәттән үткәрә, татар кызы беренче мәртәбә катнашты.

Наиләнең җанатарлары
Наиләнең җанатарлары
XS
SM
MD
LG