Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Бурсасы Татарстан белән кызыксына


Казанга Бурса эшмәкәрләре килде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00

Казанга Бурса эшмәкәрләре килде

14 майда Казанга Төркиянең Бурса вилаяте губернаторы Шаһабетдин Харпут җитәкчелегендә төрек эшмәкәрләре делегациясе килде. Төркия кунакларын Татарстан президент кабул итте. 15 майда эшмәкәрләр Чаллы һәм Алабугадагы сәнәгать үзәкләренә сәфәр кылды.

Татарстан өчен Төркия бүгенге көндә иң мөһим сәүдә партнерлары арасында. 2012 елда ике республика арасындагы сәүдә әйләнеше 929 миллион доллар тәшкил итте. Хәзерге вакытта Татарстанда рәсми теркәлгән һәм төрекләр белән бергә корылган 320 ширкәт исәпләнә. Бүгенге көндә Төркиядән Татарстанга кертелгән инвестицияләр күләме 1 миллиард 500 миллион доллар белән хисаплана.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу саннарга Бурса губернаторы белән очрашу барышында аеруча басым ясап әйтте һәм ике республика арасында арта барган хезмәттәшлекне тагын да ныгытырга теләүләрен белдерде. Әлеге максаттан узган елның октябрендә Төркиянең сәнәгать мәркәзе саналган Бурса шәһәрендә татар-төрек эш форумы да оештырылган иде. Бурса губернаторының бу сәфәре бер карашка Татарстан президентының эшлекле сәфәренә бер җавап рәвешендә булды. Бу хакта ул Төркия республикасының Казандагы баш консуллыгында Татарстанда эшләүче төрек эшмәкәрләре һәм баш консул Сабри Тунч Ангылы белән очрашуында да әйтеп узды. Губернатор берүк вакытта Казандагы татар кунакчыллыгына хәйран калуын, Татарстанда капитал салу өчен төрле мөмкинлекләр булуын да яшермәде.

"Мин Татарстанга килгәч үземне Төркиягә кайткан кебек хис иттем. Татарлар да төрекләр кебек көләч йөзле, кунакчыл икән. Хәтта шуны да әйтәсе килә, мин монда килергә бераз соңга да калганмын кебек. Ярый әле Казанга килеп мондагы вазгыятьне үз күзләрем белән күрдем. Мин Татарстанда зур инвестиция мөмкинлеге булуын да аңладым. Бу мөмкинлекне Бурсага кайткач тиешле даирәләргә сөйләп төрек эшмәкәрләрен Татарстанга капитал салырга өндәячәкмен", диде ул.

15 майда Төрек эшмәкәрләренең бер өлеше губернатор белән Камаз заводы һәм Алабуга махсус икътисади зонасындагы эшләр белән танышырга китсә, бер өлеше Татарстан премьер-министры Илдар Халиков белән очрашып конкрет эш проектлары хакында сөйләште.

Министрлар кабинетында узган бу очрашуда Төркиянең танылган "Аҗыбадем" компаниясе җитәкчеләре Казанда медицина клиникасы ачарга теләүләрен ачыклады. Премьер-министр төрекләргә клиника төзү өчен төрле вариантлар тәкъдим итте. "Безнең әзер биналарыбыз да бар, телисез икән үзегез төзергә теләгән биналар өчен җир дә бүлеп бирә алабыз", дип белдерде ул. Шулай итеп, Бурса губернаторының Татарстан сәфәре икенче көнне үк анык нәтиҗәләрен күрсәтә башлады.

Төркиянең эшлекле делегациясен бу сәфәрдә Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашыйгуллин озатып йөрде.
XS
SM
MD
LG