Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурдан ятим инвалидлар АКШка элек танышкан гаиләләренә китә алмый


Петербурдагы 30лап ятим бала АКШтагы гаиләләре белән кавыша алмый. Балалар хокуклары вәкиле Светлана Агапитова сүзләренә караганда, мәгариф министры урынбасары Игорь Реморенко АКШ ватандашларының Русия балаларын асрамага алуны тыйган канунга нигезләнеп ятимнәрне анда җибәрергә рөхсәт бирмәгән.

33 баланың 12се инвалид. Алар булачак ата-аналары белән Русиянең "Дима Яковлев канунын" кабул иткәнче танышкан булган. Агапитова өч гаиләнең бу хәлне Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять иткәннәрен хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG