Кырым Югары радасы депутаты, Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе урынбасары Рефат Чубаров парламент утырышында Русиянең Кырымдагы баш консулы Владимир Андреевның кичә телевидениедә ясаган чыгышына ризасызлык белдереп аны Украинадан куарга чакырды.
"Кичә АТR каналында консул кырымтатарларын мыскыл иткән сүзләр әйтте. Журналистларның кат-кат биргән сорауларына җавап итеп ул үз сүзләренең Русиянең рәсми карашы булганын белдерде. Күрше ил, бөек дәүләт, без дус булып яшәргә теләгән Русияне илебезнең абруен төшергән, үзен дипломат дип атаган шундый кешенең безнең җирдә вәкиллек итүен теләмибез", диде Чубаров.
Консул Кырымга "Хайтарма" фильмын карарга килгән Русия делегациясен премьерага кертмәгән, дип хәбәр ителә. Кырымтатар очучысы Әхмәтхан Солтан һәм депортациягә багышланган фильм премьерасына Русиядән кунаклар чакырылган булган. Консуллыкта булган сөйләшүдән соң аларның берничәсе премьерага керүдән баш тарткан.
Консул Андреев ATR каналында әңгәмәдә, Русия вәкилләре "Бөек Ватан сугышы турындагы дөреслекне бозган фильмны карый алмый", дип белдерде. Сталинның кырымтатарлары депортациясен яктырткан һәр фильмда "оккупантларга ярдәм һәм алар белән хезмәттәшлек итү" темасы да булырга тиеш, диде Русия консулы.
Нәтиҗәдә "Хайтарма" премьерасына Русия делегациясеннән дүрт кенә кеше - ике очучы, Әхмәтхан Солтанның оныгы һәм авиация тарихчысы Андрей Симонов барды. Симонов консуллыкта үзләренә басым булганын белдерде.