Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Русия консуллыгы каршына кырымтатар һәм рус милләтчеләре җыелачак


Пәнҗешәмбе, 23 май көнне Русиянең Акмәчеттәге баш консуллыгы бинасы каршына консул Владимир Андреевның кичә телевидениедә ясаган чыгышында кырымтатарларын мыскыл иткән сүзләр әйтүенә ризасызлык белдерү максаты белән кырымтатарлары җыелачак. Бу хакта Кырым Югары радасы депутаты, Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе урынбасары Рефат Чубаров хәбәр итте.

Кырымтатар очучысы Әхмәтхан Солтан һәм депортациягә багышланган фильм премьерасына Русиядән кунаклар чакырылган булган. Консуллыкта булган сөйләшүдән соң аларның берничәсе премьерага керүдән баш тарткан.

Консул Андреев ATR каналында әңгәмәдә, Русия вәкилләре "Бөек Ватан сугышы турындагы дөреслекне бозган фильмны карый алмый", дип белдерде. Сталинның кырымтатарлары депортациясен яктырткан һәр фильмда аларның "оккупантларга ярдәм һәм хезмәттәшлек итү" темасы да булырга тиеш, диде Русия консулы.

Урам җыены булачагы турында кирәкле документлар Акмәчет шәһәр шурасына тапшырылды, диде Чубаров. Шул ук вакытта консуллык бинасы каршына "Рус бердәмлеге" вәкилләренең дә киләчәге билгеле. Аларның көнтәртибе билгесез, әмма кайбер танышларга "кырымтатарлары - хыянәтчеләр - баш консул Андреев - иртәгә урам җыены, смсны танышларыңа җибәр", дигән смслар килде, диде Чубаров.

Украина тышкы эшләр министрлыгы Русия хакимиятләреннән дипломат Андреев сүзләренә аңлатма таләп иткән белдерү кабул итте. Президент Виктор Янукович каршындагы кырымтатар шурасы Андреевның бу чыгышын тикшерәчәген белдерде, әмма аның рәисе, Югары рада депутаты Лентун Безазиев "истерикага бирелмәскә" чакырды. Бу шура эшенә Милли мәҗлес вәкилләре катнашмый.
XS
SM
MD
LG