Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Исхакый турында теркәлмәгән хатирәләр бар"


Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында Гаяз Исхакый музее
Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында Гаяз Исхакый музее

Гаяз Исхакыйның сеңлесе Мәрзиянең кызы Сөембикә апа Шәрипова бүгенге көндә Ташкент каласында гомер кичерә. Май аенда аңа 93 яшь тулды. Шушы уңайдан аңа якташлары, Татарстан җитәкчеләре дә бүләкләр, котлаулар җиткерә.

Яуширмәдә туып-үскән, хәзер Әстерханда яшәүче Наилә Потеева-Фатыйхова Ташкентка барып Гаяз Исхакыйның туганы белән күрешеп кайтты. Наилә ханым – Әстерхан шәһәрендә “Сөембикә” татар берләшмәсе рәисе. Туган һәм торган якларына кайтышлый ул Чаллыда да тукталды. Без аңа Үзбәкстанда булган очрашулар, сөйләшүләр турында берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Наилә ханым, Гаяз Исхакый туганы Сөембикә апа белән беренче очрашуны искә төшерсәгез иде. Ул нинди шартларда һәм ничек булды?

– Беренче очрашуыбыз Дөнья татар конгрессының 1997 елгы җыенында булды. Конгресска барыр алдыннан әнием әйтте, кызым, Сөембикә апа затлы кеше, Исхакыйлар нәселеннән. Ул конгресста булыр, эзләп тап, диде.

Наилә ханым Исхакый китабы белән
Наилә ханым Исхакый китабы белән
Безнең әни Фатыйхова Нурия һәм Сөембикә апалар Яуширмәдә күршеләр булып үскән. Әни безгә 9-10нчы сыйныфларда укыганда ук коммунистлар вакытында Исхакыйлар нәселенең ничек җәзалануларын сөйләштергәли иде. Мин Исхакыйларның кем икәннәрен белеп үстем. Әнием кушканны үтәп, конгресс көннәрендә Сөембикә апаны “Сәфәр” кунакханәсендә эзләп таптым. Китаптан уку, әни сөйләгәннәр бер нәрсә булса, Сөембикә апа сөйләгәннәр бөтенләй башка иде. Без дүрт сәгать утырдык. Аның сөйләгәннәреннән чәчләрем үрә торды. Беренче ак чәчләр дә шунда барлыкка килде. Сөембикә апа белән якыннан таныштык, телефоннар, адреслар алыштык, әлбәттә инде хатлар языштык. Ул ике ел Америкадагы баласында торганда да миңа хатлар юллады. Менә Ташкентка баруым да Сөембикә апа чакыруы белән бәйле иде.

Быел Сөембикә апага 10 майда 93 яшь тулды. Аны котлау чараларында мин дә катнаштым. Шунысын да әйтим, 57 ел табибә булып эшләгән Сөембикә ханымга Татарстан президенты исеменнән котлау хаты тапшырылды, Ташкент татар яшьләре оешмасы да, башка җәмгыятьләр дә бүләкләр белән килгән иде. Җыр-шигырьләр дә яңгырады, Сөембикә апа үзе тальян гармунда уйнап “Уракчы кыз” җырын башкарды. Мин якташыма, кунакларга Гаяз Исхакыйның 1911 елда Мәскәүдә гарәп хәрефләре белән басылган “Зөләйха”, “Теләнче кыз” китапларын күрсәттем.

– Сөембикә апаның Татарстан якларына җиткерер сүзләре, теләкләре дә бар идеме?

– Әле ул алга карап яши. Васыятен дә әйтте. “Наилә, Татарстандагы галимнәргә, тарихчыларга дәү абыйның – Гаяз Исхакыйның исемен аклауда, яклауда һәм аны пычрактан тартып чыгаруда өлеш керткән һәр кешегә матбугат аша безнең гаилә исеменнән зур рәхмәтләрне тапшыр, бу – амәнәтем”, диде. Ул шулай ук Татарстанның элекке һәм хәзерге президентларына, хөкүмәткә, БТКна, аерым язучыларга рәхмәтле булуын белдерде.

– Наилә ханым, Ташкентта булган вакытта татар оешмалары эше белән танышу, күрешү мөмкинлеге булдымы? Гомумән, Үзбәкстан татарлары ничек яши?

– Ташкент – бик матур шәһәр, чиста. Бездәге кебек чүп ташламыйлар. Халкы да бик әдәпле, тәртипле, беркая ашыкмыйлар, йөзләре якты. Русия халкы бит агрессив, борчулы. Андагы татары да, урысы да башка. Булышалар, кешегә кадер күрсәтәләр. Үзбәкчә бераз аңласам да, кызыксынган әйберләр буенча сорауларны урысча бирдем. Ник урысча, ник башыңа яулык бәйләдең дип бәйләнүче булмады.

– Әлегә кадәр Урта Азия халкы урысларны алып килгән өчен татарны яратмый дигән сүзләр дә йөри. Димәк, биредә татарга кырын карау юк?

– Сөембикә апа янында гел зыялы халык булды. Гади халыкка да биредә уйлаган нәрсәне йөзгә бәреп әйтмиләр, итәгатьлелек күрсәтәләр. Советлар берлеге тузып, республикалар мөстәкыйльлек алгач, андый фикерләр булган. Урысларны Рязаньга, татарларны Казанга куганнар. Бу заманнарда Сөембикә апаның улына да транспортта кайтканда башына сугалар, андый хәлләр булган. Әмма президент Ислам Кәримов мондый күренешләргә чик куйган.

1921 елгы ачлык чорларында татарлар шушы якларга килеп егылган бит. Үзбәкләр аларны яхшы каршы ала. Йортларында урын бирә, ярдәм кулы сузалар. Татарлар моның өчен рәхмәтле. Татарлар да бит мәгърифәт алып килгән.

Советлар берлеге таркалгач, Үзбәкстандагы татарларның зыялы, хәлле өлеше Америкага китә. Мәсәлән, чәй артында булган 11-12 татарның 5-6сының яки баласы яки үзе Америкада эшләп кайткан яки барырга җыена. Анда Америкага барып эшләп кайту Чаллыдан Казанга йөргән кебек. Хәтта сиксәнне узган апалар шунда балаларына кунакка барып кайта. Сөембикә апаның улы Шәүкәт Һолландиядә һәм Бельгиядә, кызы Дилбәр Америкада яши.

– Ташкентта вакытта Гаяз Исхакыйга кагылышлы яңа мәгълүматлар ишетү, туплау мөмкинлеге булмадымы?

– Мин биредә Исхакый кичәсендә катнашкан вакытта Яуширмәдән чыккан кешеләр шалтыратты һәм Миңсылу апа белән очраштырды. Ул миңа Исхакыйның Яуширмәгә соңгы кайтуы хакында сөйләде. Миңсылу апа сүзләренчә, Исхакый авылга төнлә кайтып төшә. Авыл куштаннары шундук әләк белән Чистайга чыгып китә. Гаяз өйгә керә, әти-әнисе белән хушлаша. Шуннан соң Миңсылу апаның әтисе Исмәгыйль аны ат чанасына яшереп Байтирәк авылына илтә. Биредә алар туйга юлыгалар. Исмәгыйль абый туйда да күренеп ала һәм Яуширмәдә сорау алулар була калса, туйда идем дигән җавабын да әзерли. Аннан соң Казан ягына юл тоталар. Казан тирәсендәге бер авылда (әтисе исемен хәтерләми) Гаязны фикердәшләренә тапшыра. Яуширмәгә әйләнеп кайткан Исмәгыйльгә өч көн авылда булмадың, дип органнар бәйләнә башлый. “Мин туйда идем”, дип җавап бирә ул. Ышанган булсалар да, тынычлыгын алалар һәм ул Урта Азиягә китәргә мәҗбүр була. Менә бу очрак әдәбиятта, тарихта әлегә күрсәтелмәгән. Мин боларны 63 яшьлек Миңсылу апа авызыннан язып алдым.

Безнең сорауларга җаваплар биргән Наилә Потеева-Фатыйхова Үзбәкстанга шушы сәфәр белән генә чикләнергә җыенмый. “Ходай тазалык, мөмкинлек бирсә, бу якларга юлым өзелмәс”, ди ул.
XS
SM
MD
LG