Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә йөзләп оешма “чит ил агенты” дип бәяләнергә мөмкин


Русиядә хәзер эшчәнлек алып барган йөзгә якын хөкүмәттән тыш оешма чит ил агенты дип бәяләнергә мөмкин. Бу хакта РИА Новостига Русия юстиция министры Александр Коновалов белдерде.

Кичә “Голос” төбәк иҗтимагый оешмасы, нәкъ шул ук исемдәге оешмадан соң, чит ил агенты буларак теркәлмәгәнгә, 300 мең сумга штрафка тартылды. Юстиция министрлыгы, бу оешма узган елның декабрь аенда чит илләрдән акча алган, дип белдерә.

2012 елның декабрь аенда Русиядә чит илләрдән акча алган оешмаларны “чит ил агенты” итеп теркәүне таләп иткән канун көчкә керде.

Сайлаучыларның хокукларын яклаучы “Голос” оешмасы чит ил агенты дип бәяләнде.
XS
SM
MD
LG