Шаров эше тагын да сузыла
Сишәмбедә булган утырышта прокурор, гаепләнүче Шаров эшен тикшерүдә катнашкан полиция хезмәткәре Миңнегалиевне өстәмә шаһит буларак мәхкәмәгә чакыруны тәкъдим итте. Шулай ук, психологик тикшерү уздырган белгечләрне мәхкәмәгә чакырып аларның фикерләрен тыңлауны да сорады. Киләсе мәхкәмә эше шулай итеп 6 июньгә күчерелде. Май башыннан бирле дәвам итүче Михаил Шаров эше бу пәнҗешәмбедә дә тәмамланыр кебек күренми. Мәхкәмә утырышларының иң беренчесеннән бирле катнашып килгән "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин бу эш махсус озайтыла дип борчылуын белдерде.
мультимедиа
-
сентябрь 16, 2026Милли биюләр флешмобында татар һәм башкортлар да катнашты
-
сентябрь 15, 2026Башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтов иреккә чыкты
-
сентябрь 13, 2026Түбән Камага һөҗүм: ике кеше һәлак
-
сентябрь 11, 2026Удмурт галиме Альберт Разинның теле хакына үлеменә 7 ел
-
сентябрь 09, 2026Татар шагыйре Путин сугышын данлаган урын ачкан
-
сентябрь 08, 2026Башкорт теленә өстенлек: элмә такталарына яңа таләпләр