Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда 2010 елгы низаг корбаннарын искә алалар


Кыргызстанның көньягында 2010 елда үзбәкләр белән кыргызлар арасында булган канлы вакыйгаларны искә алалар. Матәм чаралары Ош һәм Җәләл-Абад калаларында үтә.

Кыргыз хокук яклаучылары көч куллануны оештыручылар чит илләрдә качкан, дип саный. 2010 елның 10-15 июнь көннәрендә булган канлы вакыйгалар белән бәйле ачылган биш меңләп җинаять эшенең берничә дистәсе генә мәхкәмәгә бирелгән.

Бәрелешләрдә 470-ләп кеше һәлак булды, ике меңнән артыгы яраланды.
XS
SM
MD
LG