Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мөселман яшьләре фестивале башланды


Фестивальдә катнашучы мөслимәләр
Фестивальдә катнашучы мөслимәләр

9-15 июнь көннәрендә Татарстанда мөселман яшьләренең VII Русиякүләм фестивале уза. Яшьләр үзләрен борчыган проблемнарны уртага салып сөйләшәчәк.

Фестиваль 12 июньгә кадәр Болгарда, ә 13 июньнән алып 15нә кадәр Казанда үтәчәк. Быел фестивальдә Русиянең 20гә якын төбәгенән йөзләп делегат катнаша. Алар Татарстан, Башкортстан, Чуашстаннан, шулай ук Мәскәү, Түбән Новгород, Ивановски, Иркутски, Ульян өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән килгән. Делегатлар 18дән алып 30 яшькә кадәр.

Фестиваль кысаларында яшьләр Татарстан һәм башка төбәкләрнең дин әһелләре белән очрашып, төрле темаларга сөйләшәчәк. Аларга лекцияләр, семинарлар, бәйгеләр, экскурсияләр оештырыла. Мисалга, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров аларга татарларда Ислам тарихын, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов Русиядә ислам турында, Татарстан мөфтиятенең дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев Коръәндәге фәнни феноменнар хакында сөйләячәк.

Егетләр Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин, ә кызлар Татарстан һәм Русиянең мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина белән очрашачак. Яшьләргә үзләрен борчыган проблемнар турында сөйләшү өчен махсус түгәрәк өстәл утырышлары оештырылачак.

Фестивальнең ачылу чарасы 9 июньдә Кол Шәриф мәчетендә үтте. Нияз хәзрәт Сабиров, Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләрен мисалга китереп, яшьләрнең фестивальдә җәмәгать булып эшләүләренең мөһимлеген билгеләде.

"Аллаһы Тәгалә җәмәгатьтә булган мөселманнарны ташламас. Сез биредә бер җәмәгать булып яшәячәксез. Бер җәмәгать булып җомга көнне намаз укыячаксыз. Фестиваль сезгә яңа белемнәр тупларга, яңа дәрәҗәләргә ирешергә ярдәм итәр, дип ышанам", диде Нияз хәзрәт.

Мәскәү делегаты Алмаз Абдрахманов чыгыш ясап, мөселман яшьләрен фестивальдә актив эшләргә, үзләрен шәхес буларак үстерергә чакырды.

"Безне дәүләт тә ишетсен"

Түбән Новгородтан килгән мөслимә Айшә Алиева әлеге фестивальнең әһәмияте мөселман яшьләренең берләшүендә, аларның үз проблемнарын дәүләткә җиткерүендә, дип сөйләде Азатлыкка.

"Мин бирегә башка мөселманнар белән танышып, аларның проблемнары турында белеп, бу проблемнарны уртага салып сөйләшү, хәл итү өчен килдем. Безне дәүләт тә ишетсен өчен. Фестивальнең әһәмияте дә безне берләштерүдә, үзебез генә булмауны белгертүдә ”, диде Айшә Алиева.

Яшел Үзәннән килгән мөслимәләр: “Без үзебезнең динебезне төрле яктан белү, белемнәребезне арттыру, башка төбәкләрдәге мөселман яшьләренең ничек яшәве турында белү максаты белән килдек”, диделәр Азатлыкка.
XS
SM
MD
LG