Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Русия Сүрия низагын ничек туктату турында килешмәде


Барак Обама һәм Владимир Путин
Барак Обама һәм Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин белән АКШ президенты Барак Обама Төньяк Ирландиядә Сүрия низагына багышланган Сигезлек саммиты читендә аерым сөйләшүләр үткәрде.

Путин әйтүенчә, тарафлар Сүриядә кан коюны ничек туктату турында уртак фикергә килә алмаса да, сугышучы якларны сөйләшү өстәле янына утыртырга тели.

Обама Мәскәү дә Вашингтон да Сүриядә химик корал куллануга юл куймаска тели, диде. Обама әйтүенчә, ике илнең җитәкчеләре үз төркемнәренә Женевада үтәчәк Сүрия конференциясен әзерләргә кушкан.

Обама шулай ук Ирандагы президент сайлауда уртачыл намзәт Хәссән Рохани җиңгәннән соң АКШ һәм Русия җитәкчеләре Иран атом програмы турында сөйләшүләргә сак оптимизм белән карый башлавын белдерде, диде.
XS
SM
MD
LG