Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бразилия күтәрелеше артында урта сыйныф тора"


Сан-Паулуда демонстрацияче ут аша сикерә
Сан-Паулуда демонстрацияче ут аша сикерә

Сәяси күзәтүче Пауло Сотеро Бразилиядәге протест чараларын илдә көчәеп килүче урта сыйныфның хакимияттән халыкны ныграк кайгыртуны таләп итүе дип аңлата.

Протест чаралары биләп алган Бразилиядә президент Дилма Русеф илнең җәмәгать транспортын яхшырту өчен бюджеттан 23 миллиард доллар бүләргә тәкъдим итә. Бу тәкъдим демонстрацияләрне оештыручылар белән 24 июньдәге очрашудан соң яңгырады. Русеф шулай ук сәяси реформалар мәсьәләсен референдумга чыгаруны тәкъдим итте.

Бразилия президенты Дилма Русеф
Бразилия президенты Дилма Русеф
Әмма протест белдерүчеләр урам чараларын туктатмаячакларын белдереп җәмәгать транспортының бушлай булуын таләп итә. Гарәп язы дип аталган инкыйлаблар, Русиядәге протестлар, Төркиядәге чуалышлар артында АКШ тора дип аңлатучылар өчен инде Җир шарының капма-каршы ягындагы бу күтәрелеш башка төрлерәк үрнәк күрсәтә.

Уилсон үзәгенең Бразилия институты мөдире Пауло Сотеро Азатлыкка бу хәлләргә аңлатма биреп, Бразилиядәге халык күтәрелешен илдәге урта сыйныфның көчәюе белән бәйләде.

– Бу протест чаралары башта кечкенә генә иде һәм анда катнашучылар башта җәмәгать транспорты бәяләрен күтәрү тәкъдименә генә каршы чыккан иде. Протестларның кисәк киңәеп китүенә һәм хөкүмәткә каршы чарага әверелүенә берәр этәргеч булдымы?

Пауло Сотеро
Пауло Сотеро
– Әйе, полициянең Сан-Паулуда тыныч протест белдерүчеләргә карата көч куллануы. Бу халыкны урамга чыгарга һәм ватандашлык хокукларын яклап “Әйе, без тыныч протестка чыга алабыз, бездә ризасызлык бар”, дип әйтүенә этәргеч булды. Автобус бәяләре мәсьәләсе мөһим булса да, башка ризасызлыклар, минемчә, безнең илдә урта сыйныф барлыкка килү белән бәйле. 40 миллионлап кеше – элек ярлы булган кешеләр – үсә баручы урта сыйныфка кушылды һәм кулланучылар базары нигъмәтләрен татып карады. Әмма соңгы 2-1,5 елда икътисадта торгынлык күзәтелә, инфляция яңадан күтәрелә. Минемчә халык моннан бер дә канәгать түгел. Алар шулай ук сәяси коррупция, хакимияттәгеләрнең үз вазифаларын тиешенчә башкармыйча арогантлык күрсәтүе белән бәйле хәлләргә, сәясәттәгеләрнең җәмгыятьтән аерылуына да бик ачулы. Минемчә, Бразилия урамнарына шушы нәрсәләргә карата ризасызлык ташып чыкты.

– Конфедерацияләр беренчелеген һәм Дөнья беренчелеген оештыру өчен спорт корылмалары төзүгә бюджеттан күп акча түгелүе бу ризасызлыкка ни дәрәҗәдә өлеш кертте?

– Дөнья футбол беренчелеге кәсебе бик кызыклы нәрсә. Бу – футбол иле. Без футболны бик яратабыз, без бу өлкәдәге казанышларыбыз белән бик горурланабыз. Әмма, минемчә, кешеләр зиннәтле футбол стадионнарына кирәгеннән артык акча тотылганда, калган инфраструктураның кайгыртылмавы, бигрәк тә җәмәгать транспортының вәгъдә ителгәнчә эшләмәве, кичектерүләр, һәм төзелеш чыгымнарының алдан әйтелгәннән зуррак булуы турында күбрәк уйлана башлый. Шул ук вакытта хөкүмәт: “Без моны эшләячәкбез, бу мөһим нәрсә”, дип элеккечә эшләвен дәвам итә. Минемчә, кешеләр үзләренең нинди хәлдә булуын күрә – көн саен эшкә барганда-кайтканда гына да бер як юлда икешәр-өчәр сәгать вакытларын уздыралар. Бу – ризасызлыкның ачык бер мисалы дияргә була.

– Соңгы елларда Бразилияне күтәрелә баручы, тотрыклы һәм бай дәүләт буларак күрергә күнеккән дөнья җәмәгатьчелегенә бу хәлләр бик үк аңлашылмый. Бу демонстрацияләр нәрсәгә китерергә мөмкин?

– Мин моңа уңай карыйм. Ил моннан сабак алыр һәм тиешенчә җавап бирер дип көтәм. Шулай булмаганда, ил халкының үзен булдыксызлыкта, мәгарифне, сәламәтлек саклауны һәм җәмәгать транспортын яхшыртуга берничек тә ярдәм итмәячәк көч куллануларның тагын да артуы өчен гаеплисе генә кала. Бразилиядә күтәрелә баручы урта сыйныфның таләпләре аларның тормыш шартларына, балаларының тормыш шартларына турыдан-туры тәэсир итүче мәсьәләләр белән бәйле. Алар Бразилияне өметле ил буларак таныткан бу чагыштырмача муллык чорында татыган һәммә нәрсәнең яхшырагын һәм тагын да күбрәк булуын тели. Әмма моңа шушы чаралар белән ирешеп була. Мин протест чараларына чыгучыларның күпчелеген нәкъ менә шул нәрсә рухландырган дип исәплим, бу хәрәкәтне урамга чыгарга һәм күбрәк катнашлык, яхшырак нәтиҗәләр, сәясәтчеләрнең кешеләр мәнфәгатен кайгыртуын таләп итәргә шул этәргәндер дип исәплим. Ул яктан караганда, бу бик тә өметле һәм уңай хәрәкәт.

– Соңгы елларда без башка илләрдә дә моңа охшаш протест чараларын күрдек – АКШтагы Оккупай хәрәкәтеннән алып Төркиядәге соңгы чуалышларга кадәр. Бразилиядәге күтәрелешне хакимияткә карата бу ачуның бер чагылышы дип атап буламы?

– Минемчә, Бразилиядәге хәлләрнең көтелмәгән дәрәҗәдә булуы бик үзенчәлекле күренеш. Соңгы 20 елның күпчелек өлешендә Бразилияне прогрессив көчләр җитәкләде. Бразилиядә төптән, халыктан күтәрелгән бердәнбер фирка булган Эшчеләр фиркасе илдә дистә елдан артык хакимлек итте. Шуңа күрә алар бу хәлләргә аптырап калды, чөнки алар үзләрен хакимияттәге "халык" дип исәпли. Ә халык хәзер аларга: "Юк, алай түгел. Сез тиешенчә эшләмисез, без сездән яхшырак эшләүне һәм яхшырак нәтиҗәләргә ирешүне сорыйбыз", дип әйтә. Минемчә, илнең моны дөрес аңлап җиңел булмаган бу проблемнарны чишү өчен чын мөмкинлекләре бар дип исәплим. Башка юл бик нык күңелсез булачак.
XS
SM
MD
LG