Accessibility links

"Төркия идеологик рәвештә икегә бүленде"


Истанбулның Таксим мәйданында протест чаралары
Истанбулның Таксим мәйданында протест чаралары

Профессор Надир Дәүләт Төркиядә барган чуалышлар артында сәяси көчләр тормый, бу премьер Рәҗәп Тайип Эрдоган таләпләренә каршылык йөзеннән оешкан халык хәрәкәте дип саный.

Дүшәмбе көнне Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Истанбул, Әнкара һәм башка шәһәрләрдә хөкүмәткә каршы протест чараларын Гарәп язына охшатучыларга каршы чыкты һәм аларны экстремистлар оештырган, дип белдерде.

“Бу хәлләргә килгәндә, премьер-министр буларак та, Истанбулда яшәүче буларак та шуны әйтергә телим: бу протестларга үзләренең беркатлы хисләренә бирелеп социаль челтәрләрдәге чакыруларга ияреп кушылганнарны читкәрәк куйсаң, протестларның экстремист элементлар тарафыннан оештырылганлыгын һәм, кызганыч ки, кешеләрнең аларга ияргәнлеген күрәбез”, диде Эрдоган.

Премьер-министр моны дүшәмбе көнне Истанбулда Төньяк Африка илләре сәфәрен башлар алдыннан әйтте. Әлеге сәфәр барышында ул Гарәп язы инкыйлабларын башлап җибәргән Туниста да булачак. Эрдоган Төркиядәге чуалышларны Төрек язы дип атаучылар Төркияне белми, диде.

Дүшәмбе көнне Төркия президенты Абдулла Гүл дә протест белдерүчеләрне тынычланырга чакырды һәм тыныч демонстрацияләр демократиянең бер өлеше, диде. Гүл протест белдерүчеләрнең яхшы нияттәге мөрәҗәгате кабул ителде, диде.

Бүген Эрдоган хөкүмәтенә каршы күтәрелешнең дүртенче көнендә башкала Әнкарада полиция тагын демонстрациячеләргә каршы күз яшьләндерү газы кулланды.

Илнең көнбатышындагы Измир шәһәрендә ризасызлык чарасында катнашучылар Эрдоганның Гаделлек һәм тәрәккыят фиркасе бүлеге урнашкан бинага утлы шешәләр атты.

Узган җомгада Истанбулның Таксим мәйданы янындагы бер паркта төзелеш өчен агачларны төпләү эшләре алып баруга каршы утырып протест белдерүчеләргә полиция каты көч кулланганнан соң ризасызлык чаралары бар илне биләп алды.

Ризасызлык белдерүчеләр Эрдоганның исламчы тамырлары булган Гаделлек һәм тәрәккыят фиркасен дөньяви Төркиядә акрынлап ислам тәртибен кертә баруда гаепли.

Бу протест чаралары башланудан бер атна гына элегрәк кенә Төркиядә хәмер рекламы тыелды һәм аны сатуга чикләүләр кертелде.

Әлеге хәлләр турында Истанбулда яшәүче тарихчы, профессор Надир Дәүләт белән сөйләштек.
Төркиядәге хәлләр турында Надир Дәүләт
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:58 0:00
йөкләү

– Надир әфәнде, Төркиядә чуалышлар артында нәрсә тора?

– Чуалышлар инде дүртенче-бишенче көн дәвам итә. Бу каршылыклар Истанбулның үзәк урыны булган Таксимда юлларны төзәтү өчен агач кисүгә протест белдерүдән башланды. Халыкта “бу агачларны кистермибез” дигән реакция туды. Моңа протест белдереп кеше күпләп җыела башлагач, полиция каты чаралар, аерым алганда күз яше агызучы газ кулланып, халыкны бу чаралардан ераклаштырырга тырышты.

Надир Дәүләт
Надир Дәүләт
Полиция күп кешене кулга алып, кыйнап халыкны таратырга тырышса да, протест белдерүчеләр көннән-көн артты. Асылда моның сәбәбе булып Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоганның чыгышлары торды. Соңгы вакытларда ул алкогольгә каршы һәм күпчелек халык риза булмаячак башка таләпләр куйды. Бу исә бигрәк тә либераль карашлы кешеләрдә реакция тудырды. Инде күптәннән бирле премьер Эрдоган: "Мин телим һәм шулай булачак", дип үз көченә таянып халыкны көчләргә, төрле тәртипләр урнаштырырга тырыша. Бу исә һәр көнне ризасызлыкны арттыра. Мисал өчен Төркиядә газет-журналлар, телевидениедә хөкүмәт теләгәннән башка сүз әйтеп булмый. Бигрәк тә зур капитал ияләре хуҗа булган массакүләм мәгълүмат чаралары Эрдоган таләбеннән тыш хәбәрләр җиткерә алмый.

Каршылык арта. Нәтиҗәдә инде берничә көн Истанбулның төрле өлешләрендә, урамнарда кешеләр я машиналарда, я җәяү кулларына байраклар күтәргән килеш протест белдереп йөри.

– Алар нәрсә таләп итә?

– Алар Тайип Эрдоганның урыныннан чигенүен таләп итә. Ләкин Эрдоган соңгы сайлауларда алган тавышына таянып (ә ул 50% тирәсе тавыш казанган иде) "Бу бандитларның сүзе белән эш итмәм", дигән җавап кайтарды. Бу тагын да ачуны арттырды. Киләсе көннәрдә ни булуы билгесез. Ләкин шуны әйтергә кирәк, бу тиз арада килеп чыккан каршылык чарасына төрле сәяси карашта булганнар, төрле катламдагы халык катнашты. Димәк, бу халык хәрәкәте булды. Ягъни, укмашкан бер хәрәкәт түгел. Полиция халыкны тарату эшен шулай дәвам итсә, нәтиҗәсе начаррак булачак дип уйлыйм.

– Димәк бу протест чаралары артында ниндидер сәяси көчләр тормый?

– Юк тормый. Мисал өчен оппозициядәге Җөмһүрият халык партиясе дә бу протестларга катнашты, ләкин алар үз сәяси партия байракларын күтәреп килмәде. Алар гади катнашучылар белән бергә булдылар. Һәм Җөмһүрият халык партиясенең андый көче юк. Шулай ук төрле партияләрдән, тарафлардан да бу чараны яклау булды. Мисал өчен футбол җанатарлары да үзләре яклаган такымнарның киемнәрен киеп протест чараларында катнашты. Монда бер лидер юк, бер сәяси көч юк. Үз-үзеннән кабынып киткән бер вакыйга булды.

Бу экологик таләпләр артында сәяси таләпләр ята. Халык гомумән Ак партия җитәкчелегенең (партияне Эрдоган җитәкли) үз шәхси тормышларына катнашуын теләми. Элегрәк тәмәке тартуны, хәзер алкоголь эчемлекләрне тыйдылар. Моңа ризасызлык белдерүчеләрнең саны күп. Аннары премьер үзенә каршы булганнарга бераз тупас тел куллана. Бик авыр сүзләр әйтә. Бу исә премьерга карата нәфрәт тудыра.

– Бу протест чаралары инде Истанбулда гына түгел, ә Төркиянең башка шәһәрләрендә дә бара.

– Әйе. Бигрәк тә Әнкарада каты бәрешләр булды. Яраланганнар күп, хәтта бер-ике протестчы үлде. Газдан агуланганнар, полиция кыйнаудан яраланганнар бар. Эчке эшләр министрлыгының мәгълүматларына күрә, Төркиянең 50ләп шәһәрендә шундый протестлар булды. Кайберләре зур, кайберләре кечкенә, ләкин гомумән бөтен Төркиядә реакция туды. Шулай ук төрекләр яшәгән күп кенә илләрдә, мисал өчен Германия, Һолландия, Америкада моңа студентлары кушылды. Алар Twitter, Facebook аша үзләре катнашкан протест фоторәсемнәрен җибәреп торды.

– Бүгенге көндә полиция тарафыннан кулга алынучылар күпме?

– Рәсми 500ләп дип әйтелә. Әмма эчке эшләр министрлыгы төгәл мәгълүмат биргәнче аны белә алмабыз. Газетлар да бу хакта язмыйлар, шул сәбәпле төгәл мәгълүмат алуы кыен.

– Каршылык чаралары ничек төгәлләнергә мөмкин?

– Бу премьер Тайип Эрдоганга бәйле. Йомшаграк бер сәясәт алып барса, әлбәттә тынычланыр, әмма "Мин үз сүземнән кире кайтмыйм" дисә, протест чаралары артыр. Хәзер әле кан коелмады, әмма бер хата, бер провокация белән бу кабынып китүе ихтимал. Төркиядә кораллы бәрелешләр булу ихтималы юк түгел. Хәзер идеологик рәвештә ил икегә бүленде кебек. Бер як хата ясаса, нәтиҗәсе начар булуы ихтимал.
XS
SM
MD
LG