Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә "хәләл туризм" популярлаша


Бодрум шәһәре – Эге диңгезендәге иң популяр курортларның берсе
Бодрум шәһәре – Эге диңгезендәге иң популяр курортларның берсе

Төркия курортларында шаригатькә туры китереп ял итүне тәкъдим итүче курортлар арта. Белгечләр моны АКП хакимияте алып барган сәясәт белән бәйли. Каршылар булса да, бу өлкәне үстерү өчен киләчәктә 500 млн доллар сарыф итү каралган.

Эге диңгезе ярында урнашкан Бодрум курорт шәһәрендәге Sultan Beach кунакханәсе беренче карашка гап-гади курорт отеленә охшап тора. Биредә шундый ук бассейн һәм шезлонглар бар; ял итүчеләр кояшка карап төрле эчемлекләр эчеп ята. Ләкин ул эчемлекләрдә бер тамчы да хәмер юк һәм бассейн янында ярым-шәрә хатын-кызлар күренми, чөнки әлеге кунакханә шаригать кануннарына туры китереп эшли. Туризм өлкәсенең бу “хәләл” өлеше Төркиядә көннән көн популярлаша бара.

Сез нинди генә ял теләсәгез дә, Төркиядә туризм өлкәсендә барысын да табып була, ди Sultan Beach хуҗасы Али Бикакчы. Безнең теләгебез – ял итәргә теләүчеләргә альтернатив тәкъдим булдыру, чөнки ял итүнең мондый төренә халыкта ихтыяҗ арта, ди ул.

Бодрум шәһәре – Эге диңгезендәге иң популяр курортларның берсе. Биредә ул күңел ачу, төнге тормыш мәркәзе буларак та таныла. Шуңа күрә мөселман туристларның монда килүе беренче карашка гаҗәпләндерер иде. Ләкин аерым урнашкан һәм ябык рәвештә эш иткән “хәләл кунакханәләр” гә Бодрум да ихтыяҗ зур. Монда аларның саны алтыга җитә.

Төркиядә бай мөселман катлам барлыкка килде

Мөселман туризмның үсешен ике сәбәп белән аңлатып була. Беренчедән, туризм Төркия икътисадына иң зур керем китерә торган өлкәләрдән. Шуңа күрә аны төрле юллар белән үстерергә тырышалар. Читтән ял итергә килүчеләрнең күбесе дә – гарәпләр. Аларга нәкъ шундый курортлар кирәк. Икенчедән, хакимияттәге фирка – АКП (Гаделлек һәм үсеш партиясе) тырышлыгы белән дәүләт ислам мирасына кире кайта бара. АКПның 10 еллык хакимият чорында Төркия икътисады нык үсте. Халыкның дөньяви өлеше генә түгел, диндар катламы да шактый баеды. Алар өчен югары сыйфатлы ял итү шартларына ихтыяҗ барлыкка килде.

Мөселман хатын-кызларның су коену күлмәге
Мөселман хатын-кызларның су коену күлмәге
“Мөселман катламы икътисад һәм бизнеста зур уңышларга иреште. Хәзер аларга шәригатькә туры китереп ял уздырырга кирәк”, - ди Истанбулдагы Билги университетының социология доценты Кенан Җайир. “АКП хакимияттә булганда мондый кунакханәләрнең саны шактый артты. Исламча яшәү рәвеше хәзер вертикаль мобильлек рәвешендә хәрәкәт итә”, - ди ул.

Мөселманча яшәү өлкәсен өйрәнгән АКШның DinaStandard ширкәте 2012 елда уздырган тикшерү нәтиҗәсенә күрә, дөньядагы мөселман туризмы бәясе 126 млрд доллар тәшкил итә. Сингапурның Crescentrating дип аталган исламча туризм агентлыгы да шундый нәтиҗә ясаган.

Али Бикакчы үзенең кунакханәсен “хәләл” түгел, ә “альтернатив” яки “мөселманнар өчен җайландырылган” дип атый. Хәзер ул Бодрумда мөселманнар өчен тагын бер биш йолдызлы кунакханә төзергә ниятли. Биредә хатын-кызлар өчен аерым бассейн, намаз уку җирләре була. Хәмер эчемлекләре, әлбәттә, тыелган.

Мондый кунакханәләрнең бәясе башкаларга караганда көндәшлеккә ия: бер төн өчен 30 евро – Урта диңгез ярындагы кунакханәләр өчен менә дигән бәя. Туризм министрлыгы мәгълүматына караганда, хәзерге вакытта Төркиядә 18 “хәләл” кунакханә бар. Интернеттан эзләсәң, ике тапкыр күбрәк табарга була.

Хәләл туризмга – 500 млн доллар

Хәзер Төркиянең һәр төп курорт төбәгендә мондый кунакханә табарга була. Булмаганында алар инде төзелеп килә. Истанбулда андыйлар әлегә өчәү генә, ләкин тиздән биш йолдызлы берәү ачылачак. Хөррият газеты хәбәр иткәнчә, Катар дәүләтенең Retaj инвестиция ширкәте Истанбулда һәм Төркия курортларында мөселман кунакханәләре төзү өчен 500 млн доллар сарыф итәргә ниятли.

Әлеге тенденция Төркиягә килүче гарәп туристларының артуына да бәйле. Туризм министрлыгы мәгълүматына караганда, 2011-2012 елларда Согуд Гарәбстаныннан килүчеләр саны 151 процентка арткан (елга 42 мең кеше).

“Диндарлар үз яшәү рәвешен тага”

Халык дөньяви һәм диндар өлешләргә бүленгән илдә дин турында бер генә сөйләшүдә гаугасыз узмый. «АКПның яр буендагы шәһәрләрдә позицияләре көчле түгел, - ди Бодрумдагы оппозиция вәкиле Окан Өзсу, - зур шәһәрләрдән килүче консерватив карашлы халык безгә үз яшәү рәвешен тага, үз киемнәрен, аерым су коену кебек гадәтләрне тага”.

Мөселман туризмының үсүе нәкъ менә пляжларда сизелә. Йөзне һәм кулны гына ачык калдырган махсус костюм кигән мөслимәләр ирләрдән аерылган җирләрдә генә су керергә тырыша. Бикини кигән ял итүче кызларга күнеккән җирле дөньяви халык мөслимәләргә гаҗәпләнеп карый. Каршы чыгучылар да юк түгел. Аңа да карамастан, мөселман туристларның агымы артканнан арта. Моны “хәләл” кунакханәләрнең саны күбәюе дәлилли.
XS
SM
MD
LG