Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хөкүмәт сайтлары .tatar доменына күчәр дип уйламыйм"


Данил Сәфәров
Данил Сәфәров

Matbugat.ru хуҗасы Данил Сәфәров ".tatar" доменының популярлык казануына шик белдерә.

Сәфәров үзенең matbugat.ru сайтын ".tatar" доменына күчермәячәген һәм бик азларның гына бу адымга барачагын белдерә. "Әгәр без ".ru"дан ".tatar"га күчсәк аның техник яктан yndex, google да өскә чыгу проблемнары да килеп туарга мөмкин”, ди Сәфәров.

Аның сүзләренчә, ".tatar" доменының интернет дөньясында яшәве күңел өчен куаныч булса да аның зур популярлык казануына зур шик бар. Мисал итеп ул территориаль үзенчәлекне күрсәтеп торучы ".РФ" доменын телгә алды. "Бу домен кирәк дип ассызыкланды, әмма ул инде берничә ел эшләсә дә ".ru" кебек популярлык казана алмады. ".tatar" популяр булыр дип уйламыйм мин, сайтлар тотучылар аны алырга дип тә атлыгып тормыйлар", ди Сәфәров.

Ул ".tatar" булган җиңел укыла торган доменнарның зур булмаган бер өлешен өстән күрсәтмә белән алырлар дип уйлый. "Ә беркадәре исә алыпсатарлар кулына килеп керәчәк", ди Сәфәров. Үзе ул "tatar.tatar" доменының (интернет адресының) күңеленә хуш килгәнлеген әйтә. Бу домен сатыла башлагач уңышлы адресларны алып куярга җыена. Аның моңа кадәр дә алган һәм тотылмаган доменнары бар. Ул аларны бәлки сатылыр, бәлки уртак проектлар эшләр өчен кирәк булыр дип хәстәрләп куйган.

Татар доменнарының кулланышсыз ятуына күңел әрни
"Дөрес, аларны рунетта сату шактый авыр, ә татар интернетында бигрәк тә кыен. Әрәм булмасын дигән ниндидер хис бар. Бик уңышлы татар доменнарының кулланышсыз ятуына күңел әрнеп алып куйганнары бар. Мисал өчен, ".ru" доменында "tatinet", "tatinternet" дигәннәре бар. Алынучы булса бу доменнарда шәп кенә интернет каталоглар ясап булыр иде. Татарстан районнары белән бәйле булган доменнарым да бар. Кызганыч ки, татар интернетында сайтлар, ниндидер уртак проектлар эшләргә алынырга теләүчеләр бик юк. ".tatar" да Казан, Татарстан һәм Русиядә яшәүче татарлар өчен бик үк популяр булып китмәстер мөгаен ", ди Сәфәров.

Татарстанда һәм Русиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә яшьләр арасында "мин-татар" дип рухланып йөрүчеләр бар. Алар күп булмаса да үзләренең татар икәнлекләрен күрсәтергә омтыла, төрле чараларда катнаша һәм татар булуларыннан курыкмый. ".tatar" домены алар дөньясында да үз урынын табарга, исемнәр кушып сәхифә ясарга этәрергә мөмкин.

"Бер даирәдә кызыксыну тудырырга мөмкин. Яңгырашы да матур, моңа кадәр ".tt", ".ta" доменнарына кызыгып йөргән идек, әмма алар "tatar" дип кычкырып тормады. ".tatar" милләт дип кычкырып тора. Яңгырашы ягыннан да "а" хәрефенең кабатлануы, "r" хәрефенең яңгыравык булуы да җәлеп итә. Моны башкача язу да авыр. Исемнәргә килгәндә дә, мисал өчен, "alfiya.tatar", "ildar.tatar" кебек доменнар үзенә күрә бер татар юнәлеше дә алырга мөмкин", ди Сәфәров.

Аның сүзләренчә, күп нәрсә татарларның үзләреннән тора, нигә дә булса рөхсәт алу бер әйбер, ә аны җиренә җиткереп эшләү икенче бер мәсьәлә һәм кайбер очракларда рөхсәт алып, акчалар бүленеп тә төртелеп калган проектлар бар.

".tatar" дигән доменны сорадык, сорадык һәм хәзер дөнья безгә татарларга карап тора. Сезгә бирүдән файда булдымы әллә юкмы дигән мәсьәлә дә килеп чыгачак. "Татар иле" социаль челтәре белән дә шундый ук хәл килеп чыкты. Күпме акча сорадылар, сорадылар һәм зур акчалар бүлеп биргәч бүген нәтиҗәсен үзегез күрәсез. Мин һөнәри күзлектән кызыксынып бу сәхифәне караган идем, бер көнне тәүлегенә 40 кеше, икенче бер көнне 160 кеше кергән иде. Интернет дөньясы күзлегеннән караганда, мондый саннарны мәктәп баласы оештырган сайтта да күрергә була", ди Сәфәров.

Бу доменны алу өчен Халыкара ICANN оешмасына гариза бирелгәндә ".tatar" Татарстанны, татарны дөньяга танытачак, абруен күтәрүдә чираттагы адым булачак дигән сүзләр дә әйтелде. Татарстан элемтә министры Роман Шәйхетдинов бу доменны алуны җиңү һәм күренекле вакыйга буларак бәяли. "Бу урын буларак Татарстанны Русиянең бер субъекты икәнлеген һәм җир шарында яшәүче, эшләүче татар дөньясы булуны күрсәтә", диде ул Бизнес Online-га.

".tatar" домены алынды, әмма аны эшләтеп җибәргәндә, абруен күтәргәндә Мәскәү төрле юллар табып киртә салмасмы дигән сорау да туа. ".tatar"ны алу Татарстан җитәкчелегенең теләге булды. Аңа ия булу өчен махсус оешма – "Татарстанның төбәк доменын координацияләү үзәге" дә оештырылды. Эш башланганда хәзер Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевның президентлык иткән, Мәскәүнең милли республикаларга җылырак мөнәсәбәте сизелгән вакытлар иде.

Владимир Путин янә президент булып килгәч милли республикаларга, милләтләргә мөнәсәбәт кискен үзгәрде. Яңа мәгариф кануны, Русиянең милли сәясәт стратегиясе кабул ителү дә, әледән-әле илдә бер милләт – русияле генә булдыру, губерналарга бүлгәләү идеяләренең кабатланып торуы да моңа мисал. Соңгы вакытта миллилекне яклауны, үз милләтеңне күтәрүне дә милләтчелектә гаепләү очраклары күренгәли башлады.

Сәфәров Медведев белән чагыштырганда Путинның интернетта сай йөзүен исәпкә алып ".tatar" домены әллә ни сизелмичә генә таралып та китәргә мөмкин дип әйтә.

"Бу контентта сәясәт бар, сүз дә юк, әмма технология ягы күбрәк. ".РФ" доменында сәясәт никадәр булса, ".tatar"да да сәясәт шул кадәр. ".РФ"ны булдыруга карап, ул Русиягә бернинди дәрәҗә дә, популярлык та өстәмәде", ди ул.

".tatar"да контент булдырабыз икән, ул иң мөһиме татарча да булсын
Гадәттә Татарстанда берәр проект тормышка ашырыла башласа күпләр өстән күрсәтмә төшкәнне, президент үз сүзен әйткәнне көтеп ята. Бу доменны Татарстандагы дәүләт оешмалары, төрле ширкәтләр куллансын өчен президент күрсәтмәсен көтәрләрме дигән сорау да туа.

"Бераз гына идарә итү дә кирәк, әмма интернет дөньясы ул стихияле күренеш. Аның үскән бер дәрәҗәсе бар һәм идарә итеп булмый. Сезгә социаль челтәр ясыйбыз дип бөтен татарларны анда күчереп булмый. Шулай ук домен булдырдык, шунда күчегез әле дип тә күчереп булмый. Шулай ук Твиттерга да җитәкчеләрне дә кертергә бик тырышып карадылар, әмма үзенең күңелендә булганнары гына анда утыра. Калганнары референтлар аша эш итә һәм күз буяуга гына кайтып калды. Мисал өчен, Чаллы мэры Шәйхразиевне һәм Дәүләт шурасы рәисе Мөхәммәтшинны чагыштырыйк. Икесенең дә Твиттеры бар. Твиттерга кереп карасаң кайсының үзе, ә кайсының референтлары утырганы күренә. Әгәр Твиттерга керегез дигән әмер булган икән, аны икесе дә үтәгәннәр, икесе дә ул әмер каршында чисталар", ди Сәфәров.

Аның фикеренчә, нинди генә эш башланмасын аңа бер яклы гына карарга ярамый. Бөтен яклары да яхшылап уйланган вакытта гына ул уңышлы булырга мөмкин.

"Мин үзем беркайчан да милләт өчен генә дип эшләмәдем. Һәр нәрсәгә милләткә дә файдасы булсын һәм коммерция ягыннан да табыш китерсен дип тотындым. Аларның каршылыгы юк, ике эшне дә бергә кушып була. Шушы ук matbugat.ru-ны һәм миндәге башка доменнарны алганда да. Әйтәм бит, доменнарның сатып булмаганлыгын аңлыйм, әмма татарда уңышлы доменнарның аунап ятулары күңелне әрнетә. Милләтпәрварлык, миллилек хисләре беркая да китми, алар эшли-эшли уяна. Татар товары җитештерелсә ул милли нәтиҗәсен дә бирә, милләт өчен дип әләм күтәреп йөрисе юк. Шуңа без ".ru", ".tatar"да контент булдырабыз икән, ул иң мөһиме татарча да булсын.

Әгәр милләткә тугрылык, аны ярату турында сүз бара икән, безнең кебек һәвәскәр сайтлар ясаучыларга йөз тотарга кирәк түгел. Эшне Татарстан җитәкчелгеннән башлау кирәк. Алар дәүләт акчасына эшләгән барлык сайтларын да ".tatar" доменнында теркәсеннәр. Әмма мин бу ягына да игътибар булыр һәм дәүләттәге сайтлар ".tatar"га күчәр дип уйламыйм", ди Сәфәров.
XS
SM
MD
LG