Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөләйман" мәчете йөзләрчә кешегә ифтар оештыра


"Сөләйман" мәчете йөзләрчә кешегә ифтар оештыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:20 0:00

"Сөләйман" мәчете йөзләгән кешегә ифтар оештыра

Рамазан аеның беренче көненнән башлап Татарстан диния нәзарәте, "Ярдәм" вакыфы һәм бер төркем эшмәкәрләр ярдәмендә Казандагы "Сөләйман" мәчетендә һәр көн йөзләрчә кеше катнашында ифтар ашлары уза. Әлеге мәҗлесләрдә табын түре инвалидларга бирелә.

Русиядә сукыр мөселманнарга бердән-бер тернәкләндерү үзәге булган "Сөләйман" мәчетендә ифтар буласын урамга таралган аш-су исеннән үк белергә була. Аллаһ йортында ир-атлар да, хатын-кызлар да ахшам намазыннан соң, мәчет янәшәсендәге чатырларда әзерләнгән ризык тулы табында авыз ача. Бу изге айларны мөмкинлекләре чикле, инвалид мөселманнар сагынып көткән.

"Ишекләре һәркемгә ачык булса да, кайвакыт тернәкләнергә теләүчеләрнең барысын да кабул итеп бетерә алмыйбыз", ди Раил хәзрәт Әхмәтов. Ул сукырларга диннең нигезләрен, Брайль системасы белән китап укырга һәм башка кызыклы шөгыльләр өйрәтүләрен әйтте.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин "Сөләйман" мәчетенең дистә елга якын социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнүен билгеләп үтте. Татарстан мәчетләрендә имамнар тәвәккәл булса, ифтар ашларын һәркайсы уздыра ала икән. "Сөләйман" мәчете, мәсәлән, Рамазан ае буена авыз ачу оештырачак. Мәчет тулы кеше, шуңа да имам Илдар хәзрәт Баязитов Серов урамындагы "Ярдәм" мәчете ачылып, бер төркем халыкны шунда кабул итәрбез дип өметләнә.

Алабугадан килгән Равил Фазлиәхмәтов "Сөләйман"да оештырылган ифтар ашларына, сукырлар өчен көчле тернәкләндерү үзәге булуга сөенүен белдерде. "Монда килгәч ачылып киттем, Аллаһка тагын да якынайдым, дин нигезләрен ныклап өйрәнә башладым. Илдар хәзрәт Баязитовка Алланың рәхмәте яусын", ди ул.
XS
SM
MD
LG