Accessibility links

Pussy Riotның яңа клибы Татарстанда да төшерелгән


Pussy Riot төркеменең яңа клибы чыкты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:43 0:00

Pussy Riot төркеме Русиянең нефть һәм газ сәнәгатенә каршы яңа клип чыгарды. "Кызыл төрмәдәгечә" дип аталган җырда Путин Ирандагы аятуллага тиңләнә.

Урыс православ чиркәвенең хакимияткә хезмәт итүче бер коралга әверелүенә протест чарасы белән җәнҗал кубарган, һәм ике әгъзасы иректән мәхрүм ителгән Pussy Riot төркеме үзенең яңа видеоклибын чыгарды.

“Кызыл төрмәдәгечә” дип аталган бу видео Русиянең нефть сәнәгатенә, илнең иң зур нефть ширкәте башлыгы Игорь Сечинга каршы юнәлтелгән. Видеоклипның бер өлеше Татарстанда төшерелгән. Анда шулай ук Мәскәү һәм Мордовия күренешләре бар.

Төркемнең интернет сәхифәсендә 2012 елда Русиянең нефть керемнәре 7 триллион сумга (210 миллиард доллар чамасы) җитүе турында языла һәм ул 7 триллионны Путин белән аның кайбер дуслары гына күрә, диелә.

“Шуңа күрә без нефть чыгаруга бәйсез күзлектән карап нефть һәм газ сәнәгате эшчеләренә кызыл төрмә турында җырларга булдык”, дип дәвам итә әлеге төркемнең исемнәре билгесез әгъзалары. Алар Русия президентын Ирандагы аятуллага тиңли.

Бу җырның сүзләрен язуга төркемнең хәзер төрмәдә утыручы ике әгъзасының берсе Надежда Толоконникова да өлеш керткән.

Төркемнең мәгълүм әгъзаларыннан берсе Екатерина Самуцевич яңа клипның Pussy Riotныкы булуын кирек какса да, Толоконникованың ире Петр Верзилов аның чыннан да әлеге төркем эше булуын раслый.

Pussy Riot әгъзалары, игътибарны нефть сәнәгатенә юнәлтсәң, безнең дусларның ни өчен төрмәдә утыруы һәм Путин дусларының ни өчен утырмавы ачык күренә, ди.
XS
SM
MD
LG