Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур кызы Универсиада кунакларына татар сәнгатен күрсәтте


Татар кызлары Казан кунагы белән
Татар кызлары Казан кунагы белән

Сәләтле җырчы-биючеләр Универсиадага чит илләрдән килүчеләргә татар моңнарын яңгыратты, милли көйләргә биергә дә өйрәтте. Шуларның берсе – Оренбур кызы Рушания Мөшәрәпова.

Рушания Мөшәрәпова​ – КФУның 4 курс студенты, профессор Лидия Әхмәтова сыйныфында укый. Универсиада барышында студентлар белән бергә мәдәни чараларда катнашты.

Спортчы, волонтер, җырчы-биюче – Универсиада барышында студентлар боларның барысын үзендә сынап карады. Ә менә соңгылары чит илләрдән килүчеләргә татар моңнарын яңгыратты, милли көйләргә биергә дә өйрәтте. Шуларның берсе – Оренбур кызы Рушания Мөшәрәпова. Җырчы кызның Универсиадада йөргән юллары инде артта калса да, бу вакыйга мәңге аның хәтерендә булыр.

Рушания Мөшәрәпова
Рушания Мөшәрәпова
Рушания – Казан федераль университетының сәнгать бүлеге студенты. Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең өченче дәрәҗәдәге лауреаты, Галия Кайбицкая исемендәге Беренче Халыкара җырчылар бәйгесендә беренче дәрәҗәдәге диплом һәм “Татар моңы 2011” халыкара яшь башкаручылар телевизион бәйгесенең икенче дәрәҗә лауреаты. Болар барысы да университетның беренче курсында укыганда ук яулаган үрләр.

Сәнгать белән бәйле гаиләдә балалар да матурлыкка омтыла. Рушанияда татар моңына, җырына мәхәббәтне кечкенәдән тәрбиялиләр: ул фортепианода музыка мәктәбен тәмамлый, музыкаль бәйгеләрдә җиңүләр яулый.

Кызның әнисе – Гөлүзә үзе дә заманында Уфа сәнгать музыка училищесының вокал бүлеген тәмамлап бөтен БДБ илләрен гизеп чыккан Оренбурның данлыклы “Чулпан” татар ансамбле җырчысы иде. Гөлүзә кызының Казанга барып укуына каршы булмый. Алай гына да түгел, кызына барлык сәхнә киемнәрен дә ул үзе тегә.

Аның Универсиададан кайтканын барысы да түземсезлек белән көтте: гаиләсе, туганнары, дуслары. Нәкъ татарлык бу үрләргә җитәргә этәргеч булды дип саный кызның якыннары.

Кызның беренче зур уңышы – Оренбурның 38 санлы татар телен тирәнтен өйрәнү мәктәбен көмеш медальга тәмамлау булды. Яшәгән йорты янында гына урнашкан мәктәбен Рушания икенче туган йорты дип саный. Элекке сыйныф җитәкчесе Тәнзилә Кильметова да аның һәр ялга кайтуын көтеп ала. Хәтирәләр яңара, үз укучысының уңышларына карата горурлык хисе туа. Әлбәттә, бу казанышлар – татар мәктәбенең зур йогынтысы.

Заманында музей оештыру эшендә үзе ярдәм иткән укучы бала Рушания Мөшәрәпова, хәзер инде 21 яшьлек студент кызның иҗатын, уңышларын укытучылары күзәтеп бара, аның турында чыккан язмаларны бөртекләп җыя.
XS
SM
MD
LG