Accessibility links

Кайнар хәбәр

Традиционмы, түгелме? Бәхәс Гали халкын чыгырдан чыгарды


Гали халкы новосибрскилар янына килде
Гали халкы новосибрскилар янына килде

Самар өлкәсендәге Гали халкы авылга килеп көн итүче берничә гаиләне, алар ваһабилар, 400 еллык җирле ислам традицияләрен җимерүчеләр, буыннар арасына чөй кагучылар дип белдерә. 21 июль көнне халык җыелып аларны кисәтте, мәчетләргә бүтән йөрмәскә, авылдан чыгып китәргә киңәш итте.

Азатлык радиосы бу язмада Гали халкы үз итмәгән әлеге гаиләләрне ваһабилар дип тә, башка дини юлдагылар дип тә атый алмый, чөнки алар радиога үзләрен без ваһабилар дип белдермәде. Азатлык радиосы алар белән бәйләнешкә керә алмады. Галигә Новосибирскидан күчеп тормыш иткәнгә "новосибирскилар" дигән сүзне кулланырга булдык. Авылдагы вәзгыятьне ачыклар өчен Азатлык радиосы Гали мәдрәсәсе җитәкчесе Миңтаһир хәзрәт Сираҗиев белән сөйләште.

"Мин сезгә үземнең фикерләрне түгел, ә бөтен авыл халкының фикерен җиткерәчәкмен", дип белдерде Миңтаһир хәзрәт.

Аның сүзләренчә, узган җомгада мәчеттә туган хәл инде моңа кадәр җыелып килгән ризасызлыкка соңгы тамчы булган. Намаз вакытында новосибирскиларның берсе әле шул араларда гына әтисе вафат булган егет янына килеп, син дөрес басмыйсың, алай итеп басмыйлар, аягыңны алай куйма, болай куйма дип эткәли-төрткәли башлаган. Шуннан соң авыл халкы үзара җыелып киңәшкән дә, новосибирскилы Рәшит әфәнденең йортына барып ризасызлыкларны җиткерергә, каты итеп кисәтергә кирәк дигән карарга килгән. Бу чарага барлыгы 80-ләп кеше җыелган.

"Авылыбызда 400 елдан артык матур итеп алып барган ислам динен, әти-бабаларыбыз безгә җиткергән гореф-гадәтләрне һәм ислам кануннарын без үзгәртергә теләмибез. Читтән килгән кешеләр монда ниндидер яңалыклар кертә, Гали авылы халкын ваһабилыкның төрле юнәлешләренә алып кереп китә башлагач, безнең халык чыдый алмады", ди Миңтаһир хәзрәт.

Аның сүзләренчә, ике ел чамасы элек авыл халкы новосибирскилар белән җитди сөйләшү уздырырга теләгән. Бу чарага Самар өлкәсе мөфтие, авыл хакимияте башлыгы, милиция бүлеге җитәкчесе, район имамнары да килгән булган. Новосибирскилар, чакырылган булса да, килеп торуны кирәк санамаган. "Без ул вакытта аларны Имам Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча күркәм рәвештә килгән гадәтләребезне үзгәртергә бернинди хокуклары булмауны аңлатырга уйлаган идек", ди Миңтаһир хәзрәт.

Аның сүзләренчә, Галигә 2000 еллар ахырында новосибирскилар башта бер гаилә килеп төшә, аннан бер яшь егет килеп урнаша. Быел җәй башында тагын бер гаилә килгән.

"Шуннан соң без аларның авылыбызны яулап алырга теләкләре бар икәнлекне аңладык. Безнең күркәм рәвештә әйтүләргә колак салмыйча, безне пычратырга гына торалар", ди Миңтаһир хәзрәт. Новосибирскилы Рәшит әфәнденең ишек алдында булган кисәтү җыенын берәү видеога төшереп интернетка куйды. Хәзрәт бу хәлне авыл халкын пычратырга тырышу буларак бәяли. Аның сүзләренчә, андый хәл булмаса да, бу җыеннан соң новосибирскилар "безне ташлар атып кудылар" дип полиция бүлегенә шикаять язган.

Миңтаһир хәзрәт новосибирскиларның кайда эшләвен белмәүләрен әйтә. Яши торган өйләрен сатып алганнар алар.

Хәзрәт сүзләренчә, новосибирскилар буыннар арасына чөй кага, яшьләрне һәм берничә гаиләне үз артларыннан ияртә башлаган.

"Ике-өч гаилә аларга иярде һәм аларны хуплый. Монда дуслар дошманлаша, гаиләдә абыйлы-энеләр бер-беренә начар карашта була башлады. Бездә алар кайбер яшьләрне ерак-еракларга вербовать итәргә җыенган дигән хәбәрләр дә йөри. Авыл халкы бу әйберне дә белә. Бер егетне каядыр озаттылар алар. Аннан ниндидер юллар белән полиция аны кайтара алды. Әти-әниләре, туганнары әйтүенчә, бу яшь егет бөтенләй үзгәргән, башында ниндидер үзгәрешләр булган. Аңсыз, сихерләнгән кеше кебек йөри, дип әйтеп торалар. Безнең балаларыбызны да шундый хәлгә китереп җиткермәсләр ярар иде дип бөтен авыл халкы хафага калды", ди Миңтаһир хәзрәт.

Гали авылында 500-ләп өй бар. Авылдагы өч мәчеткә җомга намазаларына 70-әр кеше җыела.
XS
SM
MD
LG