Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйдан куркыргамы, әллә якларгамы?


Алекстей Навальный Киров мәхкәмәсендә пыяла аша карый, 2013 елның 19 июле
Алекстей Навальный Киров мәхкәмәсендә пыяла аша карый, 2013 елның 19 июле

Демократия өчен көрәшүчеләрнең өмете булган Алексей Навальныйның сәяси юлы башында рус милләтчеләре белән бергә булуы борчылу тудыра.

Алексей Навальныйны Русиягә ирек китерүче яңа буын җитәкчесе дип тә, ил өчен куркыныч кеше дип тә атыйлар. Коррупцияне үзе тикшереп аңа каршы көрәшүе һәм гадел сайлаулар таләбе белән урам җыеннарын оештыруы Навальныйга тиз арада халыкның яклавын бирде һәм Русиянең Кремльгә каршы көрәшүче оппозиция көчләренең җитәкчесе булырга ярдәм итте.

Либераллар аны үз җитәкчесе дип саный. Әмма либералларны да Навальныйның элекке елларда рус милләтчеләре белән бергә булганда ясаган кайбер белдерүләре һәм әйткән фикерләре борчый. Бигрәк тә аның 8 сентябрьдә үтәчәк Мәскәү шәһәр башлыгы сайлавында оппозиция намзәте буларак катнашуы билгеле булгач тавыш бирүчеләр үз сорауларына җавап алырга теләде.

2011 елның октябрендә Навальный рус милләтчеләренең "Русский марш" йөрешендә катнашып үз чыгышында "Кавказны ашатуны туктатырга" чакырды.



"Без, монда җыелучылар, Кавказда хәзер хакимияттә булган "уродлар" гына түгел, "нормаль" кешеләрнең дә яшәгәнен беләбез. Анда пәрәнҗәгә төренеп 25 бала табарга хыялланган кызлар гына түгел, кеше кебек яшәргә теләгән кызлар булганын да беләбез. Анда укырга, эшләргә теләгән яшьләр дә бар, аларның хыялы Porsche Cayenne машинасы белән алтын пистолет кына түгел", диде Навальный ул чыгышында.

Навальный шулай ук Русиянең Грузия белән сугышын яклады. 2008 елның августында ул Русиядә яшәүче гөрҗиләрне "грызуннар" дип атап аларны куарга чакырды. Бу ямьсез сүз өчен ул соңрак гафу үтенде, әмма ул чакта әйткән башка сүзләреннән баш тартмаганын белдерде.

Навальный һәм мигрантлар

Берничә тапкыр Навальный Үзәк Азия илләре ватандашларына Русиягә виза кертергә, канунсыз мигрантларны илдән куарга чакырды.



Аның белән "Яблоко" фиркасендә эшләгән Энгелина Тареева Навальныйның рус булмаган милләт вәкилләренә карата еш кына мыскыллы сүзләр әйткәнен хәтерли. Навальный 2007 елда "Яблоко"дан куылган.

"Алексей Навальныйны Русиядә иң куркыныч кеше дип саныйм. Русиядә хакимияткә милләтче сәясәтче килсә нәрсә булып бетәчәген күз алдына китерер өчен даһи булырга кирәкми", дип язып чыкты Тареева интернетта.

Навальный Тарееваның бу сүзләрен кире какты. Үзе ул Азатлык радиосына гыйнвар аенда биргән әңгәмәсендә Русиядә милләтара низагка җиткермәс өчен барлык бу мәсьәләрдә ачык сөйләшүгә чакырды.

"Болар барысы да көн тәртибендә булган, чынбарлыкны чагылдырган мәсьәләләр. Ләкин күпләр нигәдер бу турыда сөйләшмәскә кирәк, сөйләшсәк – урысларның кара җаны котырып чыгар һәм алар Һитлер кебек берәр кешене сайлап куяр дип курка. Ахмаклык бит бу", дигән иде Навальный ул чакта.

Русиядә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге американ белгече Пол Гобл Навальныйның ни өчен куркыныч була алганын менә ничек аңлата:

"Алексей Навальный кебек югары дәрәҗәгә үскән сәясәтче авызыннан милли азчылыклар турында шундый сүзләр ишетү рус милләтчеләренә тагын да өстәп илһам бирергә мөмкин. Навальный үзе бу сүзләрен инде кире алса да, экстремистлар аны үзләрен яклау ишарәсе дип кабул итәргә мөмкин", диде Гобл.

Навальный һәм Муждабаев

Навальныйның үз чыгышында "депортация" сүзен кулланганда аның кайбер милләтләр өчен тарихтагы мәгънәсе турында онытканмы?

"Навальныйның кискен, кайвакыт ачу тоткан кебек сөйләшүе аның тәҗрибәсез сәясәтче булуын күрсәтә. Чөнки тәҗрбиле сәясәтчеләр нинди генә кискен һәм ачу тудыра торган сорау булмасын – итәгатьле итеп елмаеп йомшак кына җавап бирә, шуннан файда гына була", диде 37 яшьлек Навальный турында танылган хокук яклаучы Людмила Алексеева.

Журналист Айдер Муждабаев Навальный мәхкәмә карары белән иреккә чыгарылгач аның белән интернетта хатлар алышты. Муждабаев аңа милли сәясәт турындагы сорауларын бирде. Күпләр Навальныйның Муждабаевка җавапларын дорфа дип тапса да, журналист үзе канәгать калуын белдерде.

"Күңелебез белән сайлыйк. Иң мөһиме ул чын күңелдән әйтте. Кемдер аның әйткәнен яратмас, кемдер яратыр. Минем өчен аның ихлас булуы мөһим. Без аны хәзер коррупциягә каршы көрәшкән сәясәтче буларак беләбез, мин аның бу юлын 100% хуплыйм. Шулай ук без аның кеше буларак нинди хисләр белдерә алганын да күрдек", диде Муждабаев .

Навальный һәм татар-башкортлар

Уфада яшәүче милли сәясәт белгече Илдар Габдрафиков Навальныйдан куркасы юк, дип саный.

Илдар Габдрафиков Алексей Навальный турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:18 0:00
йөкләү

Илдар Габдрафиков
Илдар Габдрафиков
"Яшь бит әле ул, 1976 елгы гына. Рус милләтчеләре белән йөргәндә яшь булган бит ул. "Яблоко"да проблемалары булды. Милләтчелек бит ул күп кешегә хас, кемдер аны яшерә, кемдер ачык итеп әйтә. Хәзерге чыгышларына караганда, анда милләтчелек юк. Милләтчелекнең перспективасы юклыгын аңлады ул. Хәзер ул режимга каршы көрәшне үз шигаре итеп алды да, шулай бара. Аның иң беренче максаты - сәясәт. Коррупциягә каршы көрәш аның өчен хакимияткә килү өчен бер инструмент. Русиядә Путин вакытында сәясәтне ачык итеп алып бару чикләнде. Ачык мәгълүмат чаралары калмады. Навалный интернетны оста кулланып халыкны үзенә җәлеп итте. Соңгы вакытларда ялган күп булды бит. Башкортстанда, бүтән республикаларда "Бердәм Русия"гә 90% тавыш бирелде, диделәр. Чынбарлыкта 40-50%тан артмады ул. Икътисадта да ришвәтчелек, кайда барма - алдыйлар, коррупция. Навальный кебек сәясәтче аны үз файдасына борды.

Татар һәм башкортларга демократия генә кирәк. Навальный ул акрын гына хакимиятне демократия юлына таба борачак. Хакимиятнең башка юлы юк, юкса Русиядә фетнә, инкыйлаб булуы ихтимал", диде Илдар Габдрафиков Азатлык радиосына.
XS
SM
MD
LG