Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Бәйрәмовага кисәтүне бер ел үткәч ясауны аңлата алмый


ФСБ Бәйрәмовага кисәтүне кичектерүен аңлатуны кичектерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:46 0:00

Узган җәйдә Универсиадага каршы мөрәҗәгать белән чыккан Фәүзия Бәйрәмовага хәзер генә кисәтү ясаган Федерал иминлек хезмәте (ФСБ) бу хәлгә аңлатма бирүне кичектерә килә.

Чаллы ФСБсы нәкъ Тукай Шүрәлесе хәлендә калды - былтыр кылган гамәлгә кисәтүне быел чыгарды. Моннан бер ел элек Казан зурлап универсиадага әзерләнгән вакытта Милли Мәҗлес рәисәсе Фәүзия Бәйрәмова әлеге чарада катнашмау, аны бойкотлау турында мөрәҗәгать белән чыккан иде. Әлеге мөрәҗәгать матбугатта да беркадәр чагылыш тапты.

Ләкин ул чакта бу күренешкә Русиянең иминлек оешмасы әлләни игътибар бирмәде шикелле. Монысы “Универсиада уты”н алдан ук тиешсез юнәлештә кабызмауны күз алдында тотып эшләнгәндер. Чөнки, Универсиада тәмам, Русия барысын да “өч башка” югары торып җиңде, биредә күзәтчелектә торган хокук саклау оешмалары инде үзләренә кайтып гадәти эшләренә кереште.

Менә шунда тагын Милли Мәҗлес мөрәҗәгатенә игътибар итәргә вакыт, мөмкинлек табылды. Нәтиҗәдә узган елның 25 июлендә ясалган белдерүе өчен Фәүзия Бәйрәмовага быелның 25 июлендә Чаллы прокуроры Александр Евграфов кисәтү ясый һәм киләчәктә дә шундый эшчәнлек алып барылса, 282-нче маддә нигезендә милләтара низаг чыгаруда гаепләнәчәген белдерә.

Ни өчен Чаллы хокук саклау оешмалары Универсиада тәмамлангач менә шундый актив эшкә керешкән? Бу кисәтүне Милли Мәҗлес мөрәҗәгать белән чыккач та ясап булмый идеме, дигән сорауларны Азатлык Русия ФСБның Чаллы бүлегенә, Чаллы прокуратурасына телефон аша юлларга теләде. Ни өчен телефон аша, чөнки бу оешмаларның вәкилләре белән очрашу мөмкинлеге элек тә булмады, хәзер дә юк шикелле.

Менә бүген дә, прокуратура хезмәткәре телефонын алмады, ФСБ кизүе: “Башлыгыбыз бик мәшгуль, шушы соравыгыз белән иртәгә мөрәҗәгать итә аласыз. Әгәр башлык үзендә булса...” дип җавап бирде.
XS
SM
MD
LG