Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга кайсы һава ширкәте очасын да Мәскәү хәл итә


Халыкара форумда "Казан" һава аланы вәкилләре чит ил һава ширкәте вәкилләре белән сөйләшә
Халыкара форумда "Казан" һава аланы вәкилләре чит ил һава ширкәте вәкилләре белән сөйләшә

Донецкида халыкара һава юллары ширкәтләрен күбәйтүгә багышланган форумда чит ил һава ширкәтләре Казанга очышлар белән кызыксынган. Шуларның берсе – Финляндиянең Finnair очкычлары озакламый Һельсинки-Казан арасында оча башларга мөмкин. Әмма очышлар башлау өчен соңгы сүзне барыбер Мәскәү әйтә.

Халыкара һава юлларын күбәйтүгә багышланган Routes CIS форумнарында "Казан" халыкара һава аланы икенче тапкыр катнашты. Быел ул Украинаның Донецки шәһәрендә 21-23 июль көннәрендә үтте. Бу форум вакытында Казанга очышлар белән Русиядәге һава ширкәтләре түгел, ә чит илләрнеке кызыксынган. Бу хакта Азатлыкка "Казан" Халыкара һава аланы сүзчесе Регина Талова белдерде.

Аның сүзләренчә, чит илләрдәге һава ширкәтләренең әлегә Казан белән бәйләнешләре булмаса да, алар Татарстан башкаласы һава аланындагы хәлләр белән җитәрлек дәрәҗәдә таныш. Казаннар оештырган мәгълүмати күргәзмә янына килеп күпләр соңгы вакытта һава аланында нинди үзгәрешләр булуы белән кызыксынган, күпме пассажир үтүен белешкән.

"Казан" һава аланы бу форумга кадәр үк кайбер һава ширкәтләре белән эш башлаган. "Без алар белән гомум мәгълүмат алмаштык. Төбәгебезнең уңайлы булуын, һава аланының төзекләндерелүен һәм үзгәртелүен, киләчәк планнарыбыз турында сөйләдек", ди Талова.

Регина Талова
Регина Талова
Аның сүзләренчә, Finnair белән сөйләшүләр кызыксыну дәрәҗәсендә генә түгел, ә җитди төс алган. "Без Һельсинки-Казан арасында очышлар башлау турында күптән сөйләшүләр алып барабыз инде. Алар төбәгебезнең инвестицияләр кертү ягыннан кызыклы булу-булмавын һәм моңа бәйле рәвештә пассажирларның арту-артмавын, бизнестагыларның һәм туристларның очу мөмкинлекләрен өйрәнде. Сөйләшүләр бара һәм без бу рейс ачылыр дип өметләнәбез. Ә башка чит ил ширкәтләре безнең белән беренче тапкыр кызыксынды. Алар: Cловениянең Adria Airways, Берләшкән гарәп әмирлекләренең Etihad Airways, Италиянең Meridiana Fly, Испаниянең Vueling ширкәтләре", ди Талова.

Берләшкән гарәп әмирлекләренең Air Arabia ширкәте очкычлары атнасына ике тапкыр Казан белән Әш-Шәркияти (Шарҗа) арасында оча инде, алар да рейсларын арттырырга теләүләрен белдергән.

"Казан" һава аланын танытуга Универсиада да үз өлешен керткән. Форумда күпләр Казан вәкилләреннән Универсиадада кыска гына вакыт эчендә шулкадәр күп пассажирга ничек хезмәт күрсәтеп өлгердегез дип гаҗәпләнгән.

Талова сүзләренчә, чит ил һава ширкәтләренең, бигрәк тә Европадагыларның, Русия төбәкләрендәге һава аланнары белән кызыксынуы арта бара. Казан очрагына килсәк, алар үзләре урнашкан һава аланына пассажирлар алып килеп, аннан Европаның башка шәһәрләренә озатырга тели.

Бүген Казаннан Европаның ике шәһәренә генә даими рәвештә очкычлар оча. "Ак Барс Аэро" очкычлары Мюнхенгә, ә "Татарстан" һава ширкәтенеке Прагага. Европаның кайбер курорт шәһәрләренә дә Казаннан очышлар оештырылган, әмма алар даими түгел, ә чартерлар.

Прагага килгәндә, Казан һава аланы Европадагы бу шәһәр белән иң беренчеләрдән диярлек элемтәләр урнаштырган иде. 2000 еллар башында Чехиянең CSA һава ширкәте очкычлары Казанга килә башлады. Аннан очышлар тукталды. Биш еллар чамасы элек Казан-Прага очышлары җайга салынды. Башта бу арада CSA һәм “Татарстан” һава ширкәтләренең икесенең дә очкычлары йөриячәк дип белдерелсә дә, Русиянең инде сигез шәһәренә, шул исәптән Уфа һәм Пермьгә дә, даими очышлар оештырган CSA бүгенгә кадәр Казанга керә алмый.

"Татарстан" очкычларына килсәк, аларның хилафлыклары: тоткарлану, йә бөтенләй килми калу очраклары булгалый.

Вацлав Һавел исемендәге Прага халыкара һава аланын Европа үзәгендә дип әйтергә була. Европадагы күп шәһәрләргә һәм шулай ук башка кыйтагаларга да моннан очкычлар оча. Казаннан атнага бер тапкыр гына Прага-Казан арасында һава элемтәсе булу Европага һәм Европа аша башка кыйтгаларга китүче юлчыларга кулай түгел. Алар Мәскәү аша, йә булмаса башка шәһәрләрдән юл алырга мәҗбүр. Элек Германиянең Lufthansa очкычлары Франкфурттан Самарга очкан вакытта Казанга да кереп чыга иде. Икътисади сәбәпләр аркасында менә ике ел инде бу очышлар тукталды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов апрель аенда Прагада булганда CSAның да Казанга килүен хуплап, әлеге вәзгыятьне өйрәнү кирәк, дип әйткән иде. Чехия хөкүмәте дә бу проектка каршы булмавын белдерде. Азатлык радиосы CSAның Казанга нигә килә алмавын сорап Русиянең транспорт министрлыгына ике тапкыр хат җибәрде, әмма җавап килмәде.

Талова сүзләренчә, CSAны Казанга китерү өчен бүген ниндидер эшләр бара. “Русия шәһәрләренә башка ил ширкәтләренең очышлар башлавы дәүләтара килешүләр нигезендә җайга салына. Чит ил һава ширкәте Казанга оча алсын өчен "Казан" һава аланы да, республика хөкүмәте дә Русия транспорт министрлыгына бу ширкәтне тәкъдим итә, әлеге очышларның әһәмиятен дәлилли. Министрлыктан рөхсәт кәгазе булганнан соң гына алар теге йә бу шәһәргә оча башлый.

CSAның Казанга очуына килгәндә, бу мәсьәлә дә көн кадагында, хәзер ике арада хатлар алмашу бара. Татарстан транспорт министрлыгы да Русия транспорт министрлыгына үтенечләр җибәрде", диде Талова.
XS
SM
MD
LG