Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау Җәмигъ мәчетендә гаеткә килүчеләргә урын җитмәде


Мәчет ишегалдында гаеткә җыелган халык
Мәчет ишегалдында гаеткә җыелган халык

Быелгы Рамазан аеның Ижауда төп үзенчәлеге – шәһәренең өч мәхәлләсендә – Җәмигъ мәчетендә, яңа микрорайонда урнашкан "Иман нуры" мәчетендә һәм шәһәр үзәгендә төзелгән тиздән рәсми ачылачак иман йортында ифтарлар уздырылды, тәравих намазлары укылды.

Быелгы ураза гаетенә Җәмигъ мәчетенә дин кардәшләребез бик күп җыелды. Әйтергә кирәк, Удмуртиядә ураза һәм Корбан гаете көннәрендә мөселманнар ял итми. Шуңа да карамастан, иртәнге җидедә үк мәчетнең ике катында да инде урын юк иде. Мәчет әһелләре җыелган халыкның күплеген күреп, мәчет ишек алдына җәймәләр җәеп, халыкка намаз укырга урын ясадылар.

Сәдака салалар
Сәдака салалар
Гаеткә килүче дин кардәшләребез керү юлында урнашкан әрҗәләр яныннан узып китмәде – сәдакасын мул итеп бирде. Фәйзи ага Закиров “Мәрхүмнәр рухына дип сәдака салдым”, дип җиткерде. Сәдакаларга дога кылып торучы Фәнил Чуков халыкка рәхмәтле.

Мәчеттә малайлар-кызларны күрү гадәткә керде. Шуларның берсе Ильяс Кәримов күпсанлы дуслары белән гает намазын укып чыкты. Ул уразаны да тоткан, ифтарларга да йөргән, дуслары белән дә дус-тату гына аралашырга омтылган. Коръәннең бер өлешен укып чыккан.

Халык вәгазь тыңлый
Халык вәгазь тыңлый
Гадәттәгечә, гает намазын Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин алып барды. Намазга кадәр җыелган халыкка вәгазь сөйләде. Аның вәгазенең эчтәлеге мөселманнарның бер-берсенә мәрхәмәтле булу мисалларына нигезләнде.

Мәрхәмәтлелек, изгелек күпләп кылынган Рамазан аенда. Ураза тоту, җәмәгать белән бергә авыз ачу, тәравих намазларын уку, дини гыйлем өстәүдән тыш, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу оештырылган. Аны оештыру өчен мәчеткә китерелгән фитр сәдакаларын туплап, ялгызларга һәм ярдәмгә мохтаҗларга ризыклар өләшкәннәр. Бу хакта Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов сөйләде.

Гает намазына килгән мөселманнарга иртән кайнар чәй, татлы ризыклар тәкъдим иттеләр. Намаздан соң халыкны таҗик һәм үзбәк оешмалары пылау белән сыйлады.
Халык мәчет эчендә вәгазь тыңлый
Халык мәчет эчендә вәгазь тыңлый
XS
SM
MD
LG