Accessibility links

Кайнар хәбәр

Горбачев үз үлеме турында хәбәрне кире какты


Михаил Горбачев
Михаил Горбачев
Элекке Советлар Берлеге президенты Михаил Горбачев үзенең үлеме турындагы ялган хәбәрне кире какты. Хакерлар РИА Новости хәбәр агентлыгының Twitter хисабына ватып кереп анда Горбачевның үлеме турында хәбәр элгән иде.

Горбачев үзенең сау-сәламәт булуын белдерде. РИА Новости үзенең хәбәрләр үзәгенең һәм алман телле хезмәтенең Twitter хисапларына хакерлар кергәнлеген, әмма Горбачев үлеме турында ялган хәбәрнең анда бары биш минут кына эленеп торганлыгын белдерде.

82 яшьлек Горбачевның сәламәтлеге соңгы арада бик шәптән түгел.
XS
SM
MD
LG