Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дистәләрчә мең кеше Мизулинаның зиһни хәле өчен борчыла


Дәүләт думасы депутаты Елена Мизулина
Дәүләт думасы депутаты Елена Мизулина

Сүгенү һәм аерылышу өчен җәза тәкъдим иткән депутат Елена Мизулинаның рухи сәламәтлеген тикшерүне сорап язган хатка 61 меңнән артык кеше имза куйган һәм имзалар арта бара.

Тикшерү комитетының Русия Дәүләт думасы депутатлары Елена Мизулина һәм Ольга Баталинаны "мыскыл итүчеләрне" тикшерү эшен шул кадәр көч һәм дәрт белән алып баруы күпләрне гаҗәпләндерә. Ике депутат ханым интернетта үзләренә карата "мыскыллау сүзләре" язылуга шикаятьне мәхкәмәгә 29 июльдә тапшырган иде. Шуннан бирле көн саен төрле танылган кешеләр сорау алуга чакырыла, эшне "аеруча мөһим эшләрне тикшерүчеләр" алып бара.

Думаның гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитетын җитәкләүче Мизулина соңгы берничә айда каршылыклы канун өлгеләре тәкъдим итте. Аның соңгысы – һомосексуализм пропагандасына каршы канун узган айда гамәлгә керде. Канунда балаларга кечкенәдән "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр турында" мәгълүмат бирү акчалата җәзага хөкем ителә, диелгән. Русиядәге бу канун һәм җенси мөнәсәбәтләрнең кайсысы традициядә булу-булмавы турында кызу бәхәс дөньяның башка илләренә дә таралды.

“Мизулина исемлеге”

Депутат Мизулина эше белән бәйле дистәләгән кешедән сорау алынды. Алар арасында журналист һәм оппозиция вәкиле Ксения Собчак, журналистлар Елена Костюченко, Ольга Бакушинская, элекке премьер-министр урынбасары Альфред Кох та бар.

"Мизулина аңламыймы икән – аның ораль секска каршы булу-булмавы мөһим түгел, барыбер аның исеме инде мәңгегә бу төр секс белән бәйле истә калачак", диде Собчак "Дождь" телевидениесе тапшыруында.

Узган атнада Собчак Мизулина шикаяте белән тикшерүчеләр сорауларына җавап бирде. Депутат журналистның "Мизулина ораль секска каршы" дигән язуы өчен аны яла ягуда гаепләп мәхкәмәгә биргән.

Мизулина турындагы бу җырны интернетта инде тыңламаган кеше калмагандыр.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00
йөкләү

Тикшерү исә көлке эш түгел. Русиядә рәсмине мыскыл итү өчен 40 мең сумга кадәр штраф һәм бер ел мәҗбүри эш яный. Яла ягу өчен бер миллионга кадәр җәза бирелергә мөмкин.

Тикшерүчеләр "Росбалт" мәгълүмат агентлыгыннан Мизулина турында язган барлык журналистларның исемнәрен сораган. Бу гамәл агентлыкның 12 еллык эше дәверендә аның эшенә беренче тапкыр шундый "тупас тыкшыну" дип бәяләнә.

Шаян сүз остасы Юрий Хованский депутат Мизулинаның зиһни хәле өчен борчыла. Ул аның рухи сәламәтлеген тикшерүне сорап ачык хат язган. Хатка инде 61 меңнән артык кеше кул куйган.

Билгеле булганча, 100 меңнән артык имза куелган һәр тәкъдимне Дәүләт думасы караячак. Бу хакта 2012 елның февралендә Путин үзе әйткән иде.

Юморист Юрий Хованский
Юморист Юрий Хованский
"Аның (Мизулинаның) эшләгәннәре һәм "Мизулина исемлеге" оятсыз рәвештә сүз иреген бозу булып тора, моңа кадәр андый хәлләрнең булганы юк иде. Халык үзе сайлаган түрәләр турында бер сүз әйткән өчен дә эзәрлекләнә башлый икән – киләчәктә сүз иреге һәм ачыклык белән ни булачагын күз алдына китереп була", диде Азатлыкка депутатның рухи сәламәтлеген тикшерүне сораган юморист.

Мизулина җитәкләгән комитет шулай ук сүгенүне тыярга һәм аерылышкан өчен салым кертергә тәкъдим иткән иде. Ул даими рәвештә Русиядә әхлакның түбән дәрәҗәдә булуы һәм демографияне үстерү кирәклеге турында чыгышлар ясый.

Президент каршындагы кеше хокуклары шурасы вәкиле Андрей Юров узган атнада Мизулинаны милләтара нәфрәт уятуда гаепләп ачык хат язды.

"Максатым Сезнең сүзләрнең җәмгыятькә нинди зур йогынты ясаганына, нәфрәт һәм агрессия тудырганына игътибар юнәлтү” диелгән Юров хатында.
XS
SM
MD
LG