Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәһәр яшьләре IT, авылныкылар икътисадчы белгечлеген сайлый


Яшьләр кабул итү комиссиясендә
Яшьләр кабул итү комиссиясендә

Русиядә югары уку йортларында көндезге бүлеккә түләүсез укуга кергәннәрнең исемлеге игълан ителде. Быел кайсы белгечлекләргә бәйге зур булган? Азатлык әнә шул сорауга җавап эзләде.

Быел Казан федераль университетына укырга керүчеләр арасында, элекке еллардагы кебек икътисадчы, юрист белгечлекләренә түгел, ә IT белгечлекләргә иң зур бәйге булган. Бу хакта Азатлыкка университетның кабул итү комиссиясе җитәкчесе Сергей Ионенко белдерде.

"IT технологияләргә, бигрәк тә компьютер иминлеге белгечлегенә укырга теләүчеләр артканнан-арта бара. Быел КФУда бу белгечлеккә керү өчен бер урынга 20 кеше булды. Анда без 20 генә кеше кабул итәбез. Хәзер фундаменталь информатика, мәгълүмати технологияләр һәм бизнес информатика белгечлеге яшьләр арасында бик популяр. Шулай ук аларга да зур бәйге булды. Хәзер IT технологияләр нык үсә, яңа тармаклар һәм шул сәбәпле эш урыннары да барлыкка килә. Безнең университетта мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат челтәре дип аталган югары мәктәп бар. Анда бер генә бюджет урыны да юк. Түләп укырга керүчеләр арасында да бәйге бик зур", ди Ионенко.

Быел элекке еллардагы кебек үк булмаса да икътисад һәм юрист белгечлеге алырга теләүчеләр дә күп булган. "Узган гасырның 90-нчы елларыннан ук калган гадәт инде ул, әлеге белгечлекләргә дә бәйге булды, чөнки күбесенең әти-әнисе әнә шул белгечләр булып эшли. Бу белгечлекне алырга теләүчеләр яхшы эшкә урнашам һәм алга таба да үсү мөмкинлеге булачак дип уйлый", ди Ионенко.

Быел университетта медицинага караган алты белгечлек ачылган. Алар арасыннан иң зур бәйге дәвалау эше (лечебное дело) белгечлегенә булган, 10 урынга 704 гариза бирелгән.

Һуманитар белгечлекләр арасында да бик популяр булганнары барлыгын әйтә Ионенко. Чит ил филологиясе бүлегендә инглиз теле һәм әдәбияты белгечлегенә бер урынга 50 кеше булган.

Ионенко татар филологиясендәге хәлләр узган елгы белән чагыштырганда яхшырак булды дип белдерә. "Бәйге зуррак булды. Гамәли татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә бер урынга дүрт кешегә якын, татар теле-әдәбияты һәм кытай теле белгечлегенә бер урынга биш кеше булды. Узган ел бу белгечлекләргә бер урынга ике кеше тирәсе иде. Төп татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә өстәмә юнәлешләр, мисал өчен, кытай теле һәм этнодизайн өстәлгәнгә анда керергә теләүчеләр арта", диде Ионенко.

Башкорт дәүләт университетының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Ринат Төлкебаев быел үзләрендәге милли белгечлекләргә бәйгенең начар булмавын белдерде. Бу университетта башкорт филологиясе һәм журналистика аерым бер факультет булып эшләп килә. Быел иң зур бәйге журналист белгечлегенә булган. 12 бюджет урынына 146 гариза бирелгән. Башкорт теле һәм әдәбияты белгечлегенә дә (бюджет урыны тугыз), башкорт теле һәм рус теле белгечлегенә дә (бюджет урыны 10) бер урынга якынча биш кеше керергә теләгән.

Башкортстан дәүләт университетында иң зур бәйге социология белгечлегенә, анда бер урынга 52 кеше, булган. Төлкебаев аннан соң психология һәм икътисад белгечлекләренә гаризаларның быел да күп булганлыгын әйтә. "Безнең сыйфат белән идарә итү дигән белгечлек бар, анда 20 урынга 603 гариза бирелде. Быел машина җиһазлары технологиясе, юриспруденция белгечлекләренә керергә теләүчеләр күп булды", ди Төлкебаев.

Аның сүзләренчә, Башкортстан яшьләре моннан ун еллар элек юрист һәм икътисадчы белгечлекләренә агылган булса, хәзер дә аларга сорау зур. "Бу белгечлекләргә бюджет урыннарын хәзер киметәләр, әмма барыбер яшьләр килә. Соңгы бер-ике ел эчендә техник белгечлекләр алырга теләүче егет-кызларның саны артуга таба бара. Без быел геологик эзләнүләр технологиясе белгечлеге ачтык, аңа да бер урынга 20-гә якын кеше булды", ди Төлкебаев.

Соңгы елларда егетләрнең физика-техника факультетындагы инфокоммуникация технологияләре һәм элемтә челтәре белгечлегенә күпләп килә башлаганлыгын әйтә ул.

Казан университеты вәкиле дә, Уфа университеты вәкиле дә милли белгечлекләргә күбесенчә авылда укыган яшьләрнең килүен белдерде.

Күпчелеге авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче аграр университетларда, Уфада да, Казанда да икътисадчы белгечлегенә быел бәйге иң зуры булган. Ил күләмендә икътисадчылар кирәгеннән артык әзерләнгән дип белдерелсә дә, югары уку йортлары вәкилләре аның авыл җирләрендә һәм агротармакларга кирәк булуын әйтә.

Казан аграр университетында быел бер бюджет урынга 70-тән артык кеше гариза биргән. Бу хакта Азатлыкка кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Гүзәл Фәттахова белдерде.

"Чыннан да юристлар һәм икътисадчылар кирәгеннән күп әзерләнә. Ә без бит агросәнәгать тармаклары өчен бухгалтерлар һәм икътисадчылар әзерлибез. Безне бетергәннәр авылларга кайта. Шуңа күрә укырга керергә теләүчеләр дә күп. Узган ел икътисадчыларга 40 бюджет урыны бирелгән булса, быел 20-гә генә калдырдылар", ди ул.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда инженер, җир кишәрлекләре белән эш итүче (землеустройство и кадастры) белгечлекләренә дә керергә теләүчеләр арта бара.

Башкорт дәүләт аграр университеты проректоры Марс Фархшатов сүзләренчә, аларда 20 икътисадчы бюджет урынына 974 гариза тапшырылган. Бу якынча бер урынга 49 кеше килгән дигән сүз. "Һәр ел саен 20 икътисадчы әзерләп чыгару күп түгел инде ул. Авыл тормышын белмәгән шәһәр яшьләре икътисадчы булса да анда бармаячак. Хәзер авылларда яхшы икътисадчыларга сорау бар", ди Фархшатов. Башкортстанда да, Татарстандагы кебек җир кишәрлекләре белән эш итүче белгечлекнең абруе зур. 40 урынга 535 документ тапшырылган.
XS
SM
MD
LG