Accessibility links

Чаллыда бал ярминкәсе башланды


Быелгы ярминкәгә Татарстанның 15 районыннан, Башкортстан, Удмуртия, Киров һәм Кемерово өлкәләреннән бал белән бәйле илледән артык ширкәт вәкилләре һәм умартачылар килде.

Быелгы ярминкә өченче тапкыр оештырыла һәм ул зурлап, шәһәр хакимияте җитәкчеләре, тамаша күрсәтүчеләр катнашында башланып китте. Соңгы елларга хас булганча, ярминкәнең мәдәни чараларында кабаттан да урыс җырларына, урыс биюләренә өстенлек бирелде. Аннан соң украиннар дәртле җыр-такмакларын башкарды. Бераздан сәхнәдән татар көйләре дә яңгырап алды.

Бал ярминкәсе Чаллының күптән түгел ачылган "Южный" базарында барды. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә булган сәүдәгә Татарстанның 15 районыннан, Башкортстан районнарыннан, Удмуртиядән, Киров һәм Кемерово өлкәләреннән сәүдәгәрләр килүе, җәмгысе бал белән бәйле илледән артык төрле ширкәт вәкилләренең һәм умартачы катнашуы хакында әйтелде. Алып килгән балларның төсләре, исләре, салынган савытлары елдан-ел төрлеләнә бара. Савытлар дигәннән, кемдер балны борынгыча агач мичкәләрдә, кемнәрдер пыяла һәм пластик савытларга тутырып алып килгән.

Ярминкәгә китерелгән балның сыйфаты турында без шушы базарның ветеринар табибы Айрат Йосыповтан сорадык. Ул китерелгән балны төрле яклап тикшерүләрен, аның сыйфаты елдан-ел яхшыра баруын да әйтте. Шулай ук башка еллардан аермалы буларак, бал ярминкәсенең атна урталарында да дәвам итеп, ун көн буе барачагын да җиткерде ул.

Бал белән сәүдә итү никадәр табыш китерә? Бу сорауга турыдан-туры җавап бирүчеләр булмады. Шулай да моның гаилә кәсебенә әйләнүен дә чамаларга мөмкин иде. Без берничә урында буй җиткән балалары белән бал сатучы ирле-хатынлы гаиләләрне дә очраттык. Шундыйларның берсе Актаныш районы Пучы авылыннан килгән Махияновлар иде. Илгизәр Махиянов әйтүенчә, алар быел умарталарын Башкортстан болыннарына, басуларына һәм урман кырларына алып барганнар.

Ярминкәгә килеп бал сатып алучылар белән дә очраштык. Сәрия Гатиятуллина һәм Кадрия Каюмова дүрт төрле бал алганнар. Быел башкорт балына, тайга балына һәм кәрәзле балга өстенлек биргәннәр. "Иң мөһиме – бәяләре кулай. Килограмын 350 сумнан да, сатулашсаң 300-дән алырга була. Алабуга ярминкәсендә бал күпкә кыйбат иде. Бу хәзер безнең көтеп алган ярминкәгә әйләнде", диделәр алар.

Бал сатучылар белән янәшәдә юкәдән үргән түбәтәй һәм чабата сатучыга да юлыктык. Ул Киров өлкәсенең Көлмез районыннан Нургаян Минһаҗев булып чыкты һәм бирегә бал сатарга килүчеләрнең машинасына утырып килгән. Ул үзе ясаган бу әйберләрне сатудан бер дә читенсенми. Бала чактан ук чабаталар үрергә мәҗбүр булуын, шуның белән көн күрүен дә әйтте. Чабата белән Русияне шаккаттырып булмый, ә менә юкәдән үргән түбәтәй ярминкәдә шактый үзенчәлекле булып күренде. "Юкә түбәтәен мин үзем уйлап таптым. Менә берсен 300 сумга алдылар да инде. Чабаталарны да 600-дән алалар, кызыксыналар. Чөнки аларны хәзер ясаучылар юк, үлеп беттеләр, дияргә була", ди Нургаян абзый.

XS
SM
MD
LG