Accessibility links

Сүриядә Бәшәр Әсад көчләре Димәшк тирәләрен утка тота


Сүрия башкаласы тирәләрендә төтен. Бәшәр Әсадка каршылар бу төтен химик корал куллангач чыкты дип белдерә.
Сүрия башкаласы тирәләрендә төтен. Бәшәр Әсадка каршылар бу төтен химик корал куллангач чыкты дип белдерә.
Сүрия армиясе башкала Димәшк тирәләрен утка тота. Оппозиция белдерүенчә, чәршәмбе көнне президент Бәшәр Әсад көчләре монда химик корал кулланган. Һәлак булучылар саны 140-тан алып 1300-гә кадәр булырга мөмкин, дип белдерә Әсадка каршылар.

Британиягә урнашкан Сүриядә кеше хокуклары үзәге мәгълүматларына күрә, бүген Димәшкнең көнчыгыш читендәге бистәләргә ракета һәм мина аткычлар һөҗүме янә башланган.

Әсад һәм аның хакимияте химик корал куллануны кире какты. БМО Иминлек шурасы бу хәлне бернигә карамыйча кичекмичә тикшерергә дип белдерсә дә, кемнәр башкарырга тиешлеген тәгаенләмәде. Хәзер БМОның химик корал инспекторлары Сүриядә.

Төркия тышкы эшләр министры Әмәт Давытоглы Сүриядә вәзгыятьнең нык кискенләшүен белдереп, БМО Иминлек шурасының Димәшккә карата чикләүләр кертмәвен тәнкыйтьләде.
XS
SM
MD
LG