Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда II халыкара яһүд музыкасы фестивале тәмамланды


Казанда II халыкара яһүд музыкасы фестивале үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:04 0:00

Татарстан башкаласында яһүд музыкасы фестивале 20-22 августта үтте һәм анда Русия белән чит илләрдән 16-лап иҗат төркеме катнашты. Йомгаклау концерты Камал театрында узды. Республика хөкүмәтеннән фестивальдә катнашучыларны сәламләргә мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина килгән иде.

II халыкара яһүд музыкасы фестиваленең Камал театрындагы йомгаклау концерты 40 минутка соңарып башланды. Тик килгән тамашачы сабыр иде, театр фоесында ашыкмый көтте, залга кергәч тә тыйнак алкышлар белән концерт башлауны сорадылар.

Тамаша Татарстан эчке эшләр министрлыгының эстрада оркестры чыгышы белән башланды. Бу музыкантларны Марат Кадыйров җитәкләде. Алардан соң алып баручы Илья Славутский чыкты. Ул шаяртып, "Соң башласак та, уң булсын. Бер дә булмаганга караганда, соң башлау хәерлерәк", диде. Славутский шигъри юллар сөйләгән арада муенына оештыручыларга хас билге таккан бер туташ оркестрдан калган урындыкларны сәхнәдән бер үзе ташып бетерүен тамашачылар сәер елмаеп карап торды. Кайберәүләр өчен бу оешмаганлык билгесе иде.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина үз чыгышында яһүд музыкасы фестивалендә тулы заллар булуга игътибар итте. Аның сүзләренчә, әлеге чара уңышлы үтте һәм оештыручылар максатларына ирештеләр. Алар исә бу көннәрдә яһүд музыкасының байлыгын, илаһи көчен күрсәтергә теләгәннәр.

"Йомгаклау чарасы соңарып башланды, күп сөйләмим, тизрәк музыкантларга сүз бирик. Без барыбыз да аларны күрергә, тыңларга килдек. Республика җитәкчелегенә һәм халкына тиешле игътибарлары өчен бик зур рәхмәт!", диде Татарстан яһүдләренең милли-мәдәни мохтарияте рәисе Михаил Скоблионок.

Аннан соң сүз алган фестивальне оештыручылар да яһүд музыкасының үзенчәлекле булуын, яһүдләрне скрипкадан башка күз алдына китереп булмавын әйттеләр.

XS
SM
MD
LG