Таллинда II Европа татар яшьләре форумы башланды
23-25 августта Эстониядә II Европа татар яшьләре форумы уза. Аңа дистәдән артык илдән сиксәнләп вәкил килде. Форумны җирле татар активистлары оештыра. Беренче көнне длегатларны Таллин читендәге Ислам мәдәнияте үзәгенә алып килделәр. Ул элекке сәнәгать бинасында урнашкан. Өч ярым ел элек аны җирле имам Илдар хәзрәт Мөбәрәкшин иганәчеләр табып сатып алган. Хәзер анда мәчет, китапханә, уку-укыту үзәге, ашханә хезмәт күрсәтә. Делегатлар күмәкләшеп җомга намазын укыды. Намазны Эстониядә туып үскән, Согуд Гарәпстанында белем алган яшь имам Рифкать Гәрәев алып барды. Соңыннан кунакларны мәчеттә үк тәмле ризыклар белән сыйладылар. Аннары делегатлар Таллин буенча экскурсиягә юл тотты.
мультимедиа
-
сентябрь 15, 2026Башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтов иреккә чыкты
-
сентябрь 13, 2026Түбән Камага һөҗүм: ике кеше һәлак
-
сентябрь 11, 2026Удмурт галиме Альберт Разинның теле хакына үлеменә 7 ел
-
сентябрь 09, 2026Татар шагыйре Путин сугышын данлаган урын ачкан
-
сентябрь 08, 2026Башкорт теленә өстенлек: элмә такталарына яңа таләпләр
-
сентябрь 07, 2026Әлмәт бәйрәмендә татар теле яңгырамады диярлек