Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мөселманнар өйләрендә тентү узды


Бүген Башкортстанда бер төркем мөселманнарның өендә тентү узган. Аларны хакимиятне көч белән кулга төшерүдә гаепләмәкчеләр.

Уфа шәһәрендә бүген унлап мөселманның фатирында тентү узган. Мөселманнарның берсе Айдар Гарифьяновның хатыны Алена Манапова әйтүенчә, аларның дүртесенә 282нче маддә (экстремизм) нигезендә элек җинаять эше ачылган булган. Дүрт ай сак астында тотканнан соң, аларны җибәргәннәр.

“Ике ел дәвамында гаепләү карары чыгару өчен бернинди дәлилләр булмаса җинаять эше автоматик ябыла. Ике ел тулырга бары ике ай гына калып бара иде, шуңа көч структураларына нәрсә дә булса уйлап чыгарырга кирәк иде. Бүген минем иремне сорау алуга дип чакырдылар. Аннары инде аның белән бергә битлек кигән ОМОН вәкилләре дә килеп өйдә тентү уздырдылар. Бар нәрсәне пыран-заран китерделәр. Берни тапмадылар”, ди ул.

Манапова сүзләренчә, хәзер дүрт мөселманны 278нче маддә, ягъни хакимиятне көч белән кулга төшерүдә гаепләмәкчеләр. Бу хакта аңа ире әйткән. Кичкә таба кайбер мөселманнарны cак астыннан азат иткәннәр.

Таһир Минибаев дигән мөселманның өендә ишеген ватып кергәннәр. “Аның аягына типкәннәр, хәзер ул аксап йөри. Мөселманнар фатирларындагы барлык компьютерларны да алганнар”, ди Манапова.

Узган атнада Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты хезмәткәре Фәнзил Әхмәтшинның хөкем карары нигезендәге шикаяте Башкортстан югары мәхкәмәсендә каралды. Аңа ике айны чигергәннәр. Нәтиҗәдә Әхмәтшин 4,4 ел төрмәдә утырачак.
XS
SM
MD
LG