Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәдәният үзәге урыны өчен көрәш кискенләшә


Кырымтатар мәдәният үзәге өчен бирелгән урындагы бинаның сакланып калган дивары
Кырымтатар мәдәният үзәге өчен бирелгән урындагы бинаның сакланып калган дивары

Акмәчеттә Кырымтатар мәдәният үзәге төзеләчәк урындагы хәрәбәне мәдәни мирас дип танытып төзелешкә юл куймаска телиләр. Төзелешкә каршы чыгучы оешма аңа махсус статус бирелүен белдерде.

Акмәчеттә Кырымтатар мәдәният үзәге төзеләчәк урын тирәсендә гауга яңадан кузгалды дияргә мөмкин.

Карл Маркс 25 адресында “Дом Арендта” дип йөртелгән бинага мәдәни мирас һәйкәле статусы бирелсен дигән мәсьәләне күтәргән "Мәдәни мирасны яклау һәм саклау оешмасы" 29 августта Акмәчеттә матбугат очрашуы үткәреп Украина мәдәният министрлыгы бу йортка мондый статус бирде дип хәбәр итте.

Риза Шевкиев
Риза Шевкиев
Бу урында торган йортның калдыклары шәһәр хакимияте карары белән “Кырым” фондына сатылган иде. Бу фонд монда Кырымтатар мәдәният үзәге төзергә җыена, шәһәр шурасы инде аның проектын да раслаган иде. Матбугат очрашуыннан соң фондның рәисе Риза Шевкиев Азатлыкның "Ни эшләячәксез?" дигән соравына: "Минем кулымда Украина министрлыгыннан андый бер карар да юк. Тик менә 30 августта Кырымның мәдәни мирасны саклау комитеты безгә факс юллады. Имеш, Украина министрлыгы шундый карар чыгарган. Безнең кулыбызда мондый карар юк", диде.

"Мондый карар чыккан булса, ул сезгә җәбәреләчәктер, фонд нишләячәк?" дигән сорауга ул: "Без мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкбез, без бу урында торган иске фатирларны да сатып алдык. “Арендт йорты” дип йртелгән йортны безгә биргәндә аның бернинди статусы да юк иде. Бу мәсьәлә махсус куертыла, Кырымтатар мәдәният үзәге төзелмәсен дип матбугатта ялган мәгълүмат тараталар", диде.

Матбугат очрашуында катнашучыларның берсе Юрий Першиков исә: "Шевкиев әллә белмиме инде бу йорт өчен ни дәрәҗәдә җаваплы булганын. Бу карардан соң йортка нәрсәдер булса, ул җавап тотачак диде.

Шуны да әйтергә кирәк, дистәләрчә ел буе бозылып яткан бу җимерек йорт бүген аны кайгыртып йөргәннәрне нигәдер башта һич тә кызыксындырмый иде. Тик бу йортның урынында Кырымтатар мәдәният үзәге төзеләчәк дигән хәбәрләрдән соң, бу мәсьәләне күтәрәп инде ничәнче тапкыр матбугат очрашуы үткәрделәр. Хәтта Арендтның варисларын Мәскәүдән, Англиядан табып Акмәчеткә китергәннәре, төрле рәсми оешмаларга хатлар язганнары мәглүм. Бары тик җимерек хәлдәге алгы дивары гына сакланган "бинаны" "доктор Николай Арендтның йорты, бу тарихи бина" дип чыккан яклаучылар шау-шу кутәрә башлады. Алар арасында "Русиянең хатыннар клубы" да бар. Яклаучылар Акмәчеттә матбугат очрашуы үткәреп, без бу бинаны төзекләндерү өчен акча туплый башлыйбыз, төрле Көнбатыш фондларына мөрәҗәгать итәчәкбез, диделер.

Ләкин кайбер тарихчылар калдырган язмаларга караганда, бу йортта доктор Николай Арендт яшәгәне дә шөбһәле икән. Тарихчы Людмила Вьюницкая язган белешмәгә күрә бу йорт Николай Арендт үлгәннән соң төзелгән. Вьюницкая бу йорт 1900-1901 елларда төзелде ди, Ә Кырым өлкә комитетының архив рәисе урынбасары Широков бу йорт хакында 1858 елда инде мәглүмат бар иде дип язган үзенең китабында.
Акмәчет мэры Виктор Агеев исә йортны реставрацияләү тарафдары булганын белдерде. “Без “Кырым” фондыннан” йортның реставрацияләнүен таләп итәчәкбез. Кырымтатар мәдәният үзәге өчен башка урын табарбыз” диде.

Риза Шевкиев исә Агеевның кулында бу йортның мәдәни мирас булуын раслаучы документ булмый торып мондый сүзләр әйтүе аның алдан инде үзе өчен нинди карар чыгарганын аңлата, диде Азатлыкка.

Шуны да әйтергә кирәк, башта Кырымтатар мәдәни үзәгенең тугыз катлы булачагы планлаштырылган иде. Аннары бу Акмәчетнең иске тарихи урыны дип премьер Анатолий Могилев тугыз катлы бина булуына каршы чыкты. Акмәчет шәһәр башкарма комитеты бинаның биш катлы булачагын раслады. Шуннан соң “Кырым” фонды проект документларын әзерли башлады, ләкин инде бу җимерек бина "мәдәни мирас" булып чыкты.

“Монда мәсьәлә Арендт йортында түгел. Төп мәсьәлә монда Кырымтатар мәдәни үзәге төзелешәнә, кырымтатар мәдәниятенең тәрәккыять итүенә каршы чыгу”, ди Риза Шевкиев.

Акмәчеттә зур мәчет өчен урын алу мәшәкатьләре дә елларга сузылган иде. Анда да хакимиятләр җир бирмәгән иде. Кырымтатар мәдәният үзәге төзелеше дә шуңа охшаш проблемга очраудан тыш монда бирелген урынны да кире тартып алулары мөмкин.
XS
SM
MD
LG