Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәтештә аяксыз-кулсыз эретеп ябыштыручы яши


Тәтештә аяксыз-кулсыз эретеп ябыштыручы яши
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00

Тәтештә аяксыз-кулсыз эретеп ябыштыручы яши

Фәннүр Хәмитов язмышы – чын хезмәт, рухи көрәш һәм ихлас мәхәббәт хикәясе. Тормыш михнәтләренә игътибар итмичә ул эретеп ябыштыру белән шөгыльләнә. Терәге – яраткан хатыны Мәдинә аңа багышлап шигырьләр яза. Хәмитовлар – күпләргә үрнәк кенә түгел, яшәргә көч бирерлек гаилә.

Аяксыз-кулсыз эретеп ябыштыручы күргәнең бармы, дип шаяртып каршы алды Азатлык хәбәрчесен Фәннүр Хәмитов. Инвалид арбасыннан төшеп, эшен дәвам итә: ихатасын тимер койма белән әйләндерергә булган. Тәтешнең Үтәмеш авылы халкы да аңа ярдәм сорап килә. Кемгә сәнәк, кемгә көрәкне эретеп ябыштырып бирә. Авыл зиратындагы чардуганнар да Фәннүрнең кулы белән ясалган.

20 ел элек Себердә эшләгәндә аның өстенә тимер төшә. Табиблар ярдәм итә алмый, аяк һәм куллар ампутация таләп итә.

Хатыны Мәдинәгә дә җиңел булмаган. Әмма, ул сөйгәнен ялгыз калдырмый. Мәхәббәтләре бүгенгәчә һаман да ихлас һәм саф.

"Мин аны ташлый алмадым. Операциядән соң бик каты ялварды: бар, торма минем белән, кит дип. Ничек ташлыйсың инде инвалид кешене, юк, минем йөрәгем җитмәде андый адымга", - ди Мәдинә Хәмитова

Яратуым көчле булгандыр, өч көн күрешеп кавыштык бит, ди ул.

Хәзер бөтен эшне бергә эшлиләр. Ир – баш, хатын – кул. Күптән түгел өйләренә ремонт ясаганнар. Ике уллары да һәрвакыт янәшәдә.

"Кечкенә улым да инвалид, өчебез дә инвалид инде. Бер терәгебез – олы улыбыз Алмаз", - ди Мәдинә Хәмитова.

Хәмитовлар – авырлыклар алдында калган кешеләр өчен һичшиксез үрнәк булырлык гаилә.

"Ә зарланудан ни файда? Яшәргә дә яшәргә кирәк шатланып. Аллаһы Тәгалә гомерне биргән – ул гомерне яшәп үтәргә кирәк", - ди Фәннүр Хәмитов.
XS
SM
MD
LG