Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан фестивалендә Татарстан бер генә бүләк алды


Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:40 0:00

Казан халыкара мөселман кинофестивале тәмамланды

Казан халыкара мөселман кинофестивале тәмам. Фестивальнең төп бүләгенә "Түгәрәкләр" дип аталган Сербия фильмы ия булды.

11 сентябрьдә Казанда "Пирамида" күңел ачу үзәгендә IХ Казан халыкара мөселман кинофестиваленең ябылу тантанасы узды.

Бүләкләр тапшыру җыр-бию чыгышлары белән үрелеп барды. Тамашачы өчен Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге татар дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, җырчы Мәликә, “Айгөл” балалар ансамбле, Александр Гордон, Татьяна Абрамова, Дмитрий Дюжев чыгышлары тәкъдим ителде.

Бүләкләү махсус бүләкләр тапшырудан башланды. ТӨРКСОЙ оешмасы үз бүләген төрек фильмы “Җан”га бирде.

Кинотәнкыйтьчеләр гильдиясе исә ак фил рәвешендәге бүләген “Ак кешеләр” дип аталган итальян документаль картинасы авторларына тапшырды.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе бүләге “Беларус күгендә азан яңгырый” фильмына эләкте.

БДБ эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара һуманитар хезмәттәшлек федерал агентлыгының (Россотрудничество) махсус бүләге “Чиппендейл” фильмы режиссеры Камилә Сафинага бирелде.

Фестивальдә Татарстан берничә анимацион фильм белән тәкъдим ителгән иде. Ләкин аларның берсе дә бүләккә ия булмады. Бу номинациядә Иран мультфильмы "Мәсүлә авылы" җиңде.

Иң яхшы сценарист булып Мәрҗән Әшрәфизадә ("Яңгыр астында хатлар", Иран) сайланды. Ә иң яхшы режиссер – Хола Латфи ("Яңа көн", Мисыр). Аңа бүләкне танылган кинематографист, фестивальнең мактаулы кунагы Кшиштоф Занусси тапшырды.

Татарстанга исә быелгы кинофорумда бер генә бүләк эләкте. Ул – Максим Швачконың “Уен ахыры” фильмына бирелгән президент Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге. Аны Татарстан парламенты вице-спикеры Римма Ратникова тапшырды.
XS
SM
MD
LG