Accessibility links

Кайнар хәбәр

РИУның Төмән филиалын ачу эшеннән дини оешмалар читләштерелгән


Ямбайда Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәчет - тарихи-архитектура истәлеге. XIX гасыр.
Ямбайда Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәчет - тарихи-архитектура истәлеге. XIX гасыр.

Төмән өлкәсе рәсмиләре 19 сентябрь көнне Русия ислам университетында булды. Алар анда әлеге уку йортының Төмән бүлеген ачу мәсьәләләре турында сөйләште. Төмән өлкәсендәге дини оешмалар бу эштән читләштерелә.

Университет җитәкчесе Рәфик Мөхәммәтшин Азатлык радиосына бу бүлекне (филиалны) ачу турында сүзләрнең инде күптән барганлыгын, ә 19 сентябрь очрашуыннан соң эшкә чынлап торып керешкәннәрен әйтте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов август башында федераль Сабантуйга Төмәнгә килгәч Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәчетне – тарихи архитектура истәлеген карады. Филиал бинасын бу комплекс эчендә төзү планлаштырыла. Миңнеханов Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев белән очрашканда РИУ бүлеген ачу мәсьәләсе дә күтәрелгән иде.

Рафик Мөхәммәтшин
Рафик Мөхәммәтшин
“Төмән вәкилләре 19 сентябрь көнне РИУда булганда безнең мөмкинлекләр белән танышты, укытучыларның кайберләре белән дә очраштылар. Бүлекнең хокукый яклары, Русия мәгариф министрлыгыннан лицензия алу мәсьәләләренә тукталдык. Бина, бу бүлектә эшләүчеләр мәсьәләсе бер көн эчендә генә хәл ителә торган әйбер түгел.

Хәзер, иң беренче чиратта, бу бүлекнең директоры кирәк. Аны без тиз арада хәл итәргә тиешбез. Ничек, без моннан Казаннан җибәрәбезме? Алар хакимиятне яхшы белгән кешене үзләреннән тапса әйбәтрәк булыр иде. Директор, иң беренче чиратта, хокукый-хуҗалык эшләрен алып барырга тиеш. Ә без, үз чиратыбызда, аның урынбасары итеп дини-уку эшләрен алып баручы кешене җибәрер идек”, ди Мөхәммәтшин.

РИУдагы очрашуга Төмән өлкәсенең милли эшләр комитеты рәисе Евгений Воробьев, Төмән районы җитәкчесе Владимир Гультяев, губернатор киңәшчесе Зөфәр Әхтәриев килде.

Төмән өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин һәм башка дини оешмаларның җитәкчеләре бу сәфәргә чакырылмаган.

Бикмуллин бу бүлекнең киләсе елның 1 сентябреннән үк эшләп китүенә шик белдерә. "Бинасы төзелмәгән, яшьләрдә соңгы вакытта ислам диненә карата битарафлык сизелә", дип белдерә ул.

Аның сүзләренчә, моннан өч ел элек үк Төмән өлкәсе хакимияте Ямбай авылындагы Нигъмәтулла хаҗи мәчете янында мәдрәсә бинасын проектлауга биш миллион сумнан артык акча биргән булган. "Ул акчалар әле дә безнең хисапта ята", ди хәзрәт. Әлеге мәчет һәм аның тирәсендәге җирләр тарихи архитектура истәлеге булганга анда бина төзергә рөхсәт итмәгәннәр. Мәдрәсә төзеләсе кишәрлекне әлеге архитектура комплексыннан чыгару, аерым теркәү өчен өч елдан артык вакыт киткән. Рөхсәт кәгазе 3 сентябрьдә алынган. Татарстан президенты һәм Төмән губернаторының бүлек ачуны хуплавы документ эшләрен тизләткән булырга мөмкин.

Бинасы төзелеп, анда бөтен шартлар тудырылган очракта да Галимҗан хәзрәт бу уку йортына укырга керергә теләүчеләр алай күп булмаска мөмкин дип әйтә.

Галимҗан Бикмуллин
Галимҗан Бикмуллин
"Укучылар җыя алырлар микән? Элекке елларда без җәйге лагерьлар оештырган вакытта яшьләр, үсмерләр шулкадәр күп килә иде, барсына да урын җиткерә алмый иза чиктек. Быел исә 20 кешене чак җыеп алдык. Моңа берничә сәбәп бар. Беренчедән, яшьләр төрле агымнарга бирелеп китәләр. Әле күптән түгел генә Төмәндә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына кергән дип шикләнелгән 20-дән артык егетне бер фатирда тоткарлаганнар. Элегрәк мондый хәл Тобол шәһәрендә булган иде. Бу егетләр без тоткан динне санламый, алар исламга тап төшерә", ди хәзрәт.

Ул өлкәдә үзара уртак фикергә килә алмаган, җае чыккан саен бер-берсен тәнкыйтьләргә торган берничә дини оешманың эшләп килүе дә университет бүлегенә укучылар җыюда киртә булырга мөмкин дип әйтә.

Бүген Төмән өлкәсендә Галимҗан хәзрәт җитәкчелегендәге өлкә диния идарәсе, Уфага, Үзәк диния нәзарәтенә караган бүлек һәм Русиянең Азия өлеше мөселманнары идарәсенең Төмән өлкәсендәге казыяте эшләп килә.

Һәрберсенең көен көйли башласаң бүлекне ачу тагын 15 елга сузылырга мөмкин
Русия ислам университеты җитәкчесе Рәфик Мөхәммәтшин да Төмәндәге дини оешмалар арасында булган каршылыклар турында белә. Бүлекне ачуга тотыныр алдыннан алар Төмән өлкәсе җитәкчелегеннән бу эшкә бер генә дини оешманы да катнаштырмауны сораган.

"Өлкә хакимияте дә дин белгечләре әзерләүдә бу дини оешмалардан читләшә, чөнки алар белән уртак телгә килү авыр булачак. Дини оешмаларның үзләре арасында да каршылыклар бар, шуңа күрә алар белән ничек эшләп китәргә? Аларның һәрберсенең көен көйли башласаң, бу бүлекне ачу тагын 10-15 елга сузылырга мөмкин. Бер генә дини оешмага өстенлек биреп булмый. Монда диния идарәләренең кайсы яхшы, кайсы начар дип тикшереп утырып та булмый. Сүз дин белгечләре әзерләү турында бара. Хакимияткә безне нинди дә булса диния назәрәтенә бәйләмәгез дип үз теләгебезне дә белдергән идек. Безнең мөстәкыйль эшлисебез килә. Бу бүлеккә килгәндә, Төмән өлкәсенә генә түгел, ә зур төбәккә белгечләр әзерләү турында сүз бара", ди Мөхәммәтшин.

Русия ислам университетының Төмәндә бүлеге ачылса, ул Урал тауларыннан алып Ерак Көнчыгышны да кертеп, Русиянең Азия өлешендә бердән-бер ислам югары уку йорты булачак. “Анда югары уку йорты гына түгел, ә мәдрәсәләр дә юк”, ди Мөхәммәтшин.
XS
SM
MD
LG