Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең химик коралы турындагы резолюция якын көннәрдә кабул ителәчәк


Пәнҗешәмбе кич БМО Иминлек шурасы утырышында АКШ һәм Русия Сүриядә булган химик коралны халыкара контрольгә алу һәм юк итү юллары турында килеште. Бу хактагы резолюция якын көннәрдә кабул ителер, дип көтелә.

Резолюциядә коралны кулланганнар гына тәнкыйть ителә, башка аның өчен җаваплылык беркемгә дә йөкләнми, дип хәбәр итә Азатлыкның АКШтагы хәбәрчесе. Текстта шулай ук Димәшкнең ул коралны куллану яки башкаларга тапшыру хакы юк, диелгән.

Бу шартлар үтәлмәгән очракта санкцияләр яки көч куллану каралган, әмма аның өчен Иминлек шурасының аерым резолюциясе кирәк булачак.

Резолюцияне әзерләүчеләр шулай ук Сүриядәге низагны сәяси юллар белән чишергә ярдәм итү юллары турында сөйләште. Химик коралны юк итү өчен Химик коралны тыю оешмасы җаваплы, дип билгеләнде.
XS
SM
MD
LG