Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочи Олимпия уеннары ачылышына билетлар сатылып беткән


Сочи-2014 Олимпия уеннарының ачылыш тантанасына билетлар сатылып беткән, иң кыйбатлылары, 37 меңлекләре генә калган, дип хәбәр ителә. Шулай ук спорт чараларының күбесенә дә билетлар сатылып беткән диярлек.

Русия такымы катнашмаган хоккей уеннарына билетлар бар, Русия катнашында үтәчәк уеннар, шулай ук ярымфинал һәм финалга билетлар юк.

Кышкы Олимпия уеннарына билетлар рәсми сәхифә аша, администрация билгеләгән тәртип белән генә сатыла.
XS
SM
MD
LG