Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Сөләйманов шикаятен канәгатьләндермәде


Казанның Совет районы мәхкәмәсе Русия стратегик тикшеренүләр институның Идел буе үзәге җитәкчесе Рәис Сөләймановның шикаятен канәгатьләндермәде. Ул Татарстан прокуратурасының үзенә карата чыгарган кисәтүен шикаять иткән иде.

Прокуратура белдерүендә, Сөләйманов язмаларында укучыга дөрес булмаган яки бозылган мәгълүмат җиткерелә, республикада яшәүчеләр милли һәм дини билгеләре белән бер-берсенә каршы куела, теге йә бу милләткә, конфессия вәкиленә дошманлык тудырыла, диелгән иде.

Сөләйманов прокуратурага үзе эшләгән институт җитәкчелеге тарафыннан мәкаләләр язганда аларның нигезләнгән һәм хак булу таләбе куймаганлыгын әйткән. Сөләйманов шулай ук мәгълүматны каян алуын да әйтүдән баш тарткан.

“Сөләйманов эшчәнлеге канун нигезендә экстремизм төшенчәсенә туры килә, республика прокуратурасы аңа экстремист эшчәнлек алып бару ярамаганлыгы турында кисәтү ясады”, диелде белдерүдә.
XS
SM
MD
LG