Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли телләр кысылганда рус телен үстерү чаралары арттырыла


Интернетта рус теленә багышланган сәхифәдәге рәсем
Интернетта рус теленә багышланган сәхифәдәге рәсем

Рус телен үстерүдә чаралар күрү өчен Русия хакимияте вәкилләре кергән махсус шура булдырыла. Рус телен саклау өчен моңа кадәр күрелмәгән эшләр башланачак. Разил Вәлиев бер телгә генә игътибар булуны Русия конституциясен бозу буларак бәяли.

Русиядә астыртын рәвештә милли телләрне юк итү сәясәте барганда рус телен генә үстерү өчен моңа кадәр булмаган тиңдәшсез чаралар күреләчәк. Бу хакта Русия мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Каганов белдерде.

Аның сүзләренчә, дөньяда моннан 20-30 еллар элек рус телендә сөйләшүчеләр саны 380 миллион тирәсе булса, бүген 260 миллионга гына калган. Хәлләр шулай барса егерме елдан рус телендә сөйләшүчеләр 240 миллионга гына калырга мөмкин. "Бу хәл булмасын өчен, ниндидер яңа, моңа кадәр булмаган чаралар күрү кирәк", ди Каганов.

Мәгариф министрлыгы каршында бу чараларны әзерләүче махсус шура төзеләчәк һәм аңа вице-премьер Ольга Голодец җитәкчелек итәчәк, дип белдерә Каганов. Шурада Русия думасы, тышкы эшләр министрлыгы, мәдәният министрлыгы, фәнни, иҗади һәм мәгариф оешмаларыннан да вәкилләр булачак. Рус теленең абруен арттыру чараларының Русиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә үткәреләчәге әйтелә һәм моның милли сәясәт стратегиясен тормышка ашыру гамәлләре булачагы яшерелми.

Рус теленең өстенлектә булуы һәм аңа гына бөтен көчне бирүнең башында президент Владимир Путин тора. Быел февраль аенда президент каршындагы Милли мәсьәләләр шурасы утырышында чыгыш ясап ул русияләрнең рус телен белү дәрәҗәсенә борчылу белдергән иде. "Әгәр без кайда да булса Русия читендәге кайбер сала һәм калаларга күз салсак, анда миллион кеше яшәгән шәһәрләрдәге кебек үк рус телен белүләренә шикләнәм. Ә бу бит илне җимерә", диде Путин.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев фикеренчә дә, рус телен үстерү өчен моңарчы булмаган, тиңдәшсез чаралар күрү Русиядә 2025 елга кадәр кабул ителгән милли сәясәт стратегиясен тормышка ашыруда куркыныч адым булып тора. Асылына милли республикаларны бетереп бары тик бердәм русияле (россияне) милләте ясау салынган стратегиягә милли республикалар, җәмәгатьчелек, галимнәр һәм кайбер сәясәтчеләр каршы булуга карамастан узган елның 19 декабрендә Русия президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланып көчкә кергән иде.

"Рус теленә генә игътибар бирү илнең төп кануны булган конституциягә дә, бернинди халыкара хокук нормаларына да туры килми. Русия конституциясендә барлык телләр дә тигез дип язылган. Илдә барлык телләр дә тигез булгач, нигә рус теленә генә аерым бер игътибар булырга тиеш?

Әгәр башка телләргә дә шундый ук мөгамәлә, игътибар булса мин бу шураны оештыруны хуплар да идем. "Рус теле тиңдәшсез чаралар күрүне таләп итә" дигән урынга "Татар теле тиңдәшсез чаралар күрүне таләп итә", дип һәм башка милләтләр үз телләрен алга чыгарып эш башлый алса һәм моны Русия җитәкчелеге хупласа, ул вакытта бу сәясәтне аңлап булыр иде.

Билгеле, рус теленең дә бүген проблемнары күп. Бу телнең сафлыгы югалды, ул таушалды. Әмма рус теле проблемнары янына татар теленең һәм башка милли телләрнең проблемнарын куеп карасак, зур тигезсезлек күрер идек. Рус теле белән чагыштырганда татар теленең проблемнары мең мәртәбә күбрәк.

Рус теленең саф, чиста булуына, бу телдә сөйләшүчеләрнең күп булуына беркем дә каршы түгел. Әмма һәр милләт вәкиле иң беренче чиратта үз теле турында уйлый. Әгәр мин үз телем турында уйламыйм икән, димәк башка телләрне дә хөрмәт итә алмыйм. Бу хакта бөек шәхесләр күптән әйтеп калдырган. Рус теле өчен аерым чаралар күрүне мин Русия конституциясенә һәм илдәге халыклар тигезлегенә каршы килә дип саныйм", ди Вәлиев.
XS
SM
MD
LG