Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия оппозициясенең координация шурасы эшләүдән туктады


Русия оппозициясенең координация шурасы вәкаләте бетү сәбәпле эшчәнлеген туктатты. Бүген аның соңгы утырышы үтәргә тиеш иде, әмма кворум җыелмау сәбәпле ул булмады. ИТАР-ТАСС хәбәр итүенчә, утырышка шураның 40 әгъзасының тугызы гына килгән.

Бу утырышта рәислек итәргә тиеш Сергей Давидис координация шурасына яңа әгъзалар сайлау көне билгеләнмәгәнен белдерде.

Шураның утырышлары элек тә кворум булмаганга үтмәде. Берничә атна элек шурага кергән күрекле кешеләр, аерым алганда, Алексей Навальный, дума депутаты Дмитрий Гудков һәм аның әтисе, думаның элекке депутаты Геннадий Гудков, журналист Сергей Пархоменко, Мәскәүдә күп кеше катнашкан чараларны оештыручы Петр Царьков бу оешманың яңа сайлавында катнашмаячакларын белдерде.

Координация шурасы 2012 елның 21 октябрендә сайланган иде. Интернетта оештырылган сайлауда ул вакытта 82 мең кеше катнашты.
XS
SM
MD
LG