Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән мөселманнары Корбан бәйрәменә зурлап әзерләнгән


Гает намазы вакытында
Гает намазы вакытында

Быел Төмәннән утызга якын мөселман хаҗ кылырга барды. Корбан бәйрәмен дә халкыбыз елдагыдан киңрәк колачта каршы алды.

Быел икешәр корбанлык чалучылар күп булды. Ел саен мөселманнар өчен бу бәйрәм уңаеннан Төмәннең “Принцесса” тантаналар йортында, Төмән районының берәр татар авылында, шәһәрнең “Этнос” балалар үзәгендә, “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында матур чаралар үтә. Быел “Этнос” балалар үзәгенең җитәкчесе алышынды һәм ата-аналар, үзәктә дини бәйрәмнәр үткәрергә рөхсәт итмәгән дигән сүзләр ишеттергәннәр иде. Һәм бәйрәм “Этнос” балалар үзәгендә эшләп килүче “Әхлак” уку төркеме тарафыннан шушы төркемгә йөргән Мәликә Хәкимова гаиләсенең шәхси йортында уздырылды.

Талымханнар мөнәҗәт башкара
Талымханнар мөнәҗәт башкара
24 октябрьдә балалар һәм зурлар Корбан ашына чакырылды. Шундый дини бәйрәмнәрне зурлап, хөрмәт итеп үткәреп килүләренә быел 10 ел тулды, беренче мәртәбә “Геолог” мәдәният йортында оештырганнар иде. Фатыйх хәзрәт бәйрәмне Коръән сүзләре белән башлап тәбрикләгәннән соң, өлкә губернаторы В. Якушевның котлау хаты белән дә таныштырды.
Бәйрәмне алып баручы шәһәр татар мәдәният үзәге хезмәткәре З. Минибаева килгән мөхтәрәм кунаклар белән дә таныштырып, аларга чиратлап чыгыш ясау мөмкинлеген бирде.

Хакимият вәкилләре тәбрикли
Хакимият вәкилләре тәбрикли
Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев бирегә җыелган халыкны җылы тәбрикләде. Ул, өлкәбездәге төрле милләт дин вәкилләре арасындагы татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек белән горурланабыз, киләчәктә дә бу казанышларның кадерен белеп яшәргә язсын, диде. Шулай ук Төмән шәһәренең мәхкәмә приставы, “Олимпиада-2014” утын алып барырга лаек булган Рәүф Садыйков, казыят идарәсе рәисе Ильяс Рәфыйков үзләренең кайнар котлауларын, теләкләрен халыкка җиткерделәр.

Чара шәһәр татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре әзерләгән музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Аннары “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортына концерт програмын карарга юнәлдек, дип сөйләде “Принцесса” тантаналар йортындагы чарада катнашкан Нәсимә Ташбулатова.

Талымханда дәрәҗәле кунаклар
Талымханда дәрәҗәле кунаклар
- Аромаш районының Көсәйкүл мәчетенә өлкән буын белән бергә яшьләр, укучылар да җыелганнар иде. Мәчеткә килүче һәр кунакны авылның дини оешмасы рәисе Илшат Сабитов һәм Низаметдин Гыйләҗиев каршы алдылар, - диде Римма Әхмәтҗанова. -Көсәйкүлдә хәтем ашларына Эдуард Мөхәммәтдиев белән Рушан Сафиевны чакырсалар, ә зур мәҗлесләргә күрше авылдан Фәрит абый Әбүбәкировны алып киләләр. Мәчеттә салкын булуы, газ әлегә кертелмәве генә җыелучыларның кәефләрен әзрәк төшерде. Оешма җитәкчеләре, өлкә юстициясендә мәчетебез өлкә мөселманнары дини нәзарәтенә теркәлгәч, район хакимияте газ кертергә ярдәм итәчәк, дип аңлаттылар.

Имамнар бүләкләргә сөенделәр
Имамнар бүләкләргә сөенделәр
Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәмзә Биктимиров тырышлыгы һәм район хакимияте, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, авыл хакимияте ярдәме белән Талымхан авылында район Корбан бәйрәме оештырылды. Анда дин юлында активлык күрсәткән имамнарга, дини оешма җитәкчеләренә район, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәхмәт хатларын тапшырдылар, райондагы 16 имамга махсус тектерелгән чалма белән чапан бүләк иттеләр. Мондый зур ихтирамга чын күңелдән куанган имамнар исеменнән Индрәй мәчете имамы Тимергали хәзрәт Гайнетдинов: “Хәзер инде чалма, чапан киеп укыган догаларыбыз хуҗасына 20 тапкырга артып барып ирешәчәк”, диде. Соңыннан татар җыр-моңнары, матур биюләре, мул өстәл күңелләрдә изге хисләрне арттырып, шифа өстәде.

Корбан бәйрәмнәре вакыт хаҗ кылырга киткән якташларыбыз да искә алынды. Аларның 25е - өлкә хөкүмәте ярдәмендә иреште бу бәхеткә. Киләсе елга барырга карар кылучылар әзерлек эшләрен башладылар да инде.
"Әхлак" төркеме балалары әниләре белән
"Әхлак" төркеме балалары әниләре белән
XS
SM
MD
LG