Accessibility links

Кайнар хәбәр

Онищенко китте – киңәшләре калды


Русиянең баш табибы Геннадий Онищенко июль аенда Казанда үткән Универсиаданы да ачып китте
Русиянең баш табибы Геннадий Онищенко июль аенда Казанда үткән Универсиаданы да ачып китте

Русия халкының сәламәтлеген кайгыртучы Геннадий Онищенконың "Роспотребнадзор" җитәкчелегеннән китүе расланды. Аның кебек киңәшләрне тагын кем бирә алыр?

Атна башыннан бирле Геннадий Онищенконың "Роспотребнадзор" рәислегеннән китү-китмәве турында хәбәрләр бер чыкты, бер кире кагылды. Дүшәмбе көнне генә 63 яшен тутырган Онищенкога эш килешүен озайтмаганнар, баш табиб эшеннән китә, дигән хәбәрләр таралды.

Инде чәршәмбе көнне генә бу мәгълүматне Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның матбугат вәкиле раслады. Онищенко эшен аның элекке урынбасары Анна Попова башкарачак. Ул вазифага кем генә билгеләнмәсен, халыкка Онищенко кебек файдалы киңәшләр бирәчәк кешене күз алдына китерү әлегә авыр.

Соңгы елларда Онищенко биргән киңәшләргә күз салыйк.

1. Кар ашамагыз, кар суын эретеп чәйгә салыгыз!

Масленица бәйрәмендә Онищенко "краннан аккан каты судан аермалы буларак кар суы чәйнең тәмен йомшарта, ләкин аның белән бик мавыкмагыз, кар суын күп эчүчеләрнең тешләре коела, чөнки анда минераллар беткән була", диде.

2. Кефир эчкән килеш машина йөртмәгез!

2012 елда исерек хәлдә машина йөртүчеләргә җәзаларны арттыру турында канун өлгесе Думада каралганда Онищенко The Moscow Times басмасына әңгәмәдә кефирда исерткеч матдәләр булуы турында сөйләде. Бу мәгълүматне "кефир эчеп юл кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгәне юк", дип юл хәрәкәте иминлеге идарәсе кире какты. Шулай ук сөт һәм сөт ризыклары җитештерүче ширкәтләр бу белдерүгә ризасызлык белдерде.

3. Русиядә ял итегез!

Июнь аенда баш табиб кабат чит илдә ял итүне яратмаганын искә алып халыкны да Русиядә генә ял итәргә чакырды. "Һәр кешегә иң уңай ял шартлары яшәгән төбәгендә генә була ала", диде ул. Әмма төньякта яшәүче балаларны Кара диңгезгә алып барып кояшта җылытуны киңәш итте.

4. Британиягә бармагыз, анда футбол карамагыз!

2009 елда табиб дуңгыз кизүеннән сакланыр өчен Британиядә барган дөнья футбол беренчелеге кысаларында Уэльс-Русия уенына бармаска киңәш итте. "Футбол җанатарлары кычкыра, төкерек чәчә, грипп нәкъ шулай күчә дә инде", диде Онищенко.

5. Мәскәүдән читкә китмәгез!

2010 елда Мәскәү тирә-ягында урманнар янып башкаланы куе төтен чорнап алганда, Онищенко мәгълүмат агентлыгына Associated Press мәгълүмат агентлыгына әңгәмәдә халыкка үз киңәшен бирде. "Мәскәүгә эш белән киләсез икән – кунакханә, машинада, офиста калсагыз бер зыяны да юк. Туристлар инде башта Петербурны барып карасын, аннары Мәскәүгә килсен", дигән иде баш табиб.

6. Үбешмәгез!

Быел Масленица уңаеннан ясаган чыгышында Онищенко грипп һәм вирус эпидемиясе бетмәгән Русиянең өч төбәгендә халыкны үбешмәскә сорады.

7. Протестларга йөрмәгез, салкын тидерерсез, авырып китәрсез!

2011 елның декабрендә Думага сайлаудан соң нәтиҗәләргә ризасызлык белдергән халык урамнарга чыга башлагач Онищенко халыкны салкында урамга чыкмаска, вируслардан сакланырга чакырды.

8. Һаваландыру белән сак булыгыз!

Баш табиб кондиционерларны куйганда сак булырга чакырды. Җәйнең кызу көннәрдә ул салкын су урынына җылы чәй эчәргә киңәш итте.

9. Украинадан конфет, сырларын, Латвиядан шпрот балыгын, Таҗикстанның өрек-җимешләрен, Польшадан ит, Япониядән килгән сушины һәм Америка чизбургерларын ашамагыз!

10. Грузия һәм Молдова шәрәбләрен, Грузиянең шифалы суын, Беларус һәм Литва сөтен эчмәгез! ("Онищенко табыны")

2000нче еллар уртасыннан башлап Роспотребнадзор бик күп азык-төлекне тыйды. Кайвакыт бу тыюлар ике-өч атна гына, ул азыкны сатучы ил белән Русия арасындагы сәяси яки икътисади бәхәс чишелгәнчегә кадәр генә дәвам итте. Ә кайвакыт, мәсәлән Польша очрагында, бу тыю бик озакка сузылып Русиянең Европа Берлеге белән мөнәсәбәтләрендә дә чагыла башлады.
XS
SM
MD
LG